Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытай Халык Республикасына эш сәфәрен Фуцзянь провинциясенең Сямынь шәһәрендә дәвам итте. Башта Татарстан Президенты Meiya Pico ИТ-компаниясе эшчәнлеге белән танышты.
Meiya Pico компаниясе – Кытайда цифрлы криминалистика һәм мәгълүмати иминлек өлкәсендә продуктлар китереп торучы һәм хезмәтләр күрсәтүче алдынгы компания. Илдәге барлык шундый хәл ителешләрнең 45%ы шушы компаниягә туры килә.
«Сезнең компания – цифрлы криминалистика һәм мәгълүмати иминлек өлкәсендә продуктлар китереп торучы һәм хезмәтләр күрсәтүче алдынгы компания. Сез халыкара базарда эшлисез. Татарстан мәгълүмати һәм югары технологияләргә зур әһәмият бирә. Бүген мәгълүмати иминлек мәсьәләсе гаять актуаль. Россиядә сезнең продукция белән кызыксыналар һәм аңа ихтыяҗ бар», - диде Рөстәм Миңнеханов һәм үзара хезмәттәшлек мөмкинлекләрен өйрәнү өчен компания вәкилләрен Татарстан Республикасына чакырды.