Татарстанда “Бәллүр каләм” конкурсына йомгак ясадылар

18.05.2018

Татарстанда бүген “Бәллүр каләм” республика журналистлар конкурсына йомгак ясадылар.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Казанның “Пирамида” мәйданчыгында узды.

Тантанада катнашучыларны ТР ТР Дәүләт Советы урынбасары, ТР Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова һәм “Татмедиа” матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов сәламләде.  

Кунаклар һәм конкурс җиңүчеләре өчен бәйрәм концерты оештырылган иде, анда Эльза һәм Артур Исламовлар, “Болгарлар” бию театры, Азалия Зиннәт һәм “Сәйдәш” бию коллективы, Лилиана Газизова һәм Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов чыгыш ясады.

“Бәллүр каләм” конкурсының махсус номинациясе - “Танылу” быел Татарстан Дәүләт Киңәшчесе , ТРның беренче Президенты Минтимер Шәймиевкә бирелде.

“Минтимер Шәрипович, бу премия сезне 20 ел көтте!”, - диде Римма Ратникова, ТР Дәүләт Киңәшчесенә мөрәҗәгать итеп, һәм алкышлар астында аңа “Бәллүр каләм”не тапшырды.

Татарстан Президенты һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән конкурста җиңүчеләрне ТР Премьер-министры Алексей Песошин котлады.

Ул шулай ук барлык журналистларны һөнәри бәйрәмнәре – Матбугат көне белән котлады.

Аннары Алексей Песошин ММЧ вәкилләренә дәүләт бүләкләрен тапшырды.

“Бәллүр каләм” конкурсында “Ватаным Татарстан” газетасының баш мөхәррир урынбасары Габделбәр Ризванов гран-при иясе булды. Аңа конкурсның символы “Бәллүр каләм” һәм автомобиль ачкычы тапшырылды.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.