Яңалыклар

26.04.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әнкара шәһәренә эш сәфәре кысаларында Төркия Республикасының Чит илләр министры Мәүлет Чавушоглу белән очрашты.    

Очрашу барышында яклар Татарстан белән Төркия арасында сәүдә-икътисадый һәм гуманитар хезмәттәшлекне киләчәктә дә үстерү мәсьәләләре, уртак проектларны гамәлгә ашыру буенча үзара багланышлар турында фикер алыштылар.   

26.04.2018

Төркиягә визиты барышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әнкара шәһәрендә яңа медицина үзәгендә булды. Комплекс төзелеше 2015 елда башланган. Бүгенге көндә объект әзерлеге 75 % тирәсе. Бөтен төзелеш эшләрен ел ахырына кадәр тәмамлау көтелә. Комплексның гомуми мәйданы - 1,3 млн. кв. метр. 

26.04.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасы Премьер-министры Бинали Йылдырым белән очрашты.    

Очрашу Татарстан Президентының Әнкарага эш сәфәре кысаларында узды. 

26.04.2018

Бүген Әнкарага (Төркия) эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясенең Төркия Республикасындагы элеккеге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе,    2016 елда фаҗигале төстә һәлак булган Андрей Карлов бюстына чәчәкләр салды. 

Андрей Карлов бюсты 2017 елда Россиянең Төркия Республикасындагы  Илчелеге территориясендә куелган. Бюст авторы – скульптор Николай Кузнецов-Муромский. 

26.04.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әнкара шәһәренә (Төркия Республикасы) килде.   

«Әсәнбога» халыкара аэропортында Татарстан Президентын Әнкара губернаторы урынбасары Морат Сөйлү, РФнең Төркиядәге Илчелеге киңәшче-илчесе Александр Хапилов һәм РФнең Төркиядәге Сәүдә вәкиле Айдар Һашигуллин каршы алды. 

26.04.2018

Безгә туган телебез кирәк һәм без туган телебезне саклап калу һәм киләчәк буыннарга тапшыру өчен барлык көчебезне куярга тиеш. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 132 ел тулуга багышланган тантанада хәбәр итте. 

Муса Җәлил исемендәге Татар академия татар опера һәм балет театры сәхнәсеннән ул бәйрәмгә җыелганнарны һәм барлык татарстанлыларны Туган тел көне һәм бөек татар шагыйренең туган көне белән котлады.   

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Тукай иҗатында татар теле, аны саклап калу мәсьәләләре аерым урында тора.  

26.04.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатларын бүләкләде. Тантаналы чара Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры сәхнәсендә узды. 

Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләре язучы Камил Кәримовка "Карурманда кара песи", "Игезәкләр йолдызлыгы" китаплары өчен, рәссам Михаил Кузнецовка "Белые холсты. Народы Поволжья" эшләре сериясе өчен, «Таттелеком» акционерлык җәмгыяте иҗат төркеме - Лотфулла Шәфигуллин һәм Рөстәм Зәкуановка - Татарстанда яшәүче халыкларның милли байлыкларын һәм тарихи мирасын, мәдәниятен үстерүгә һәм саклап калуга керткән өлешләре өчен тапшырылды. 

26.04.2018

Бүген Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрының яңа бинасы ачылды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты һәм театр бинасының ничек җиһазлануы белән танышты.

Рөстәм Миңнехановны ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева һәм башка рәсми затлар озата йөрде. 

"Театр коллективының эшләргә теләге бик зур. Шуңа күрә аларга иҗат уңышлары телим. Театр булмаса телне саклап калып булмый. Хәзер спектаклләргә яшьләрне җәлеп итәргә кирәк", - диде Рөстәм Миңнеханов.

26.04.2018

Бүген Казанның Тукай скверында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бөек татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды.

26.04.2018

Татарстан Республикасында минстрлыклар, ведомстволар һәм оешмаларның көчләре һәм чаралары язгы-җәйге янгын куркынычы булган сезонга әзер. Мондый карар Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссиясенең узган утырышында чыгарылган иде. Утырыш ТР Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә узды.

Битләр: << 1011 1012 1013 ( 1014 ) 1015 1016 1017 1018 1019 1020 >>