Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытай Халык Республикасына эш сәфәре кысаларында Фуцзянь провинциясенең Сямынь шәһәре мэры Чжуан Цзяхан әфәнде һәм шәһәр хуҗалыгының төрле юнәлешләре җитәкчеләре белән очрашты.
«Безнең делегация Фуцзянь провинциясенең гүзәл шәһәре Сямыньда булуына шат. Монда булу программабызны әйбәт оештырган өчен рәхмәт», - диде Рөстәм Миңнеханов: «Фуцзянь – Кытай төбәкләренең иң алга киткәннәреннән берсе. Сез икътисадый активлыкны үстерү һәм чит илләр инвестицияләрен җәлеп итү буенча масштаблы сәясәт алып барасыз. Сезнең берничә җитди икътисадый һәм технологик махсус зонагыз бар. Визит барышында Татарстан һәм Кытай эшлекле даирәләре хезмәттәшлек өчен яңа юнәлешләр ачарлар һәм уртак проектлар турында сөйләшеп килешерләр, дип ышанам».
Очрашу азагында Рөстәм Миңнеханов, бу очрашу Россия белән Кытай төбәкләре арасында үзара хезмәттәшлеккә яңа этәргеч булыр, дип өмет белдерде. Хезмәттәшлек турында фикер алышу өчен Татарстан Республикасы Президенты Сямынь шәһәре мэры Чжуан Цзяхан җитәкчелегендәге эшлекле даирәләр вәкилләрен республикага чакырды.