Кытай Чжэцзян провинциясенең Ханчжоу шәһәренә эш сәфәрен йомгаклап, Татарстан Республикасы Президенты Geely автомобильләр җитештерүче компаниядә булды.
"«Джили» компаниясе - Кытайда иң эре автомобильләр җитештерү компанияләренең берсе. Сез җитештерүче транспортның безнең илдә популярлыгы арта бара, дилер үзәкләренең челтәре киңәя бар. Татарстанда шулай ук машина төзү юнәлеше юскән. Без авыр йөк автомобильләре, вертолетлар, самолетлар һәм суднолар җитештерәбез. Безнең КАМАЗ авыр йөк автомобильләре бөтен дөньяда билгеле. Без сезнең компания белән багланышларга шат булабыз", - диде очрашуда Рөстәм Ммңнеханов һәм Татарстан Республикасына чакырды.