Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Шанхайга (КХР) эш сәфәре кысаларында БРИКС илләренең Яңа үсеш банкы (ЯҮБ) президенты Кундапур Ваман Каматх белән очрашты.
Татарстан Республикасы Президенты Каматх әфәндегә Яңа үсеш банкының Шанхайдагы III еллык утырышына чакырган өчен рәхмәт белдерде.
Рөстәм Миңнеханов кыскача гына Татарстан Республикасының икътисадый һәм сәнәгать потенциалы турында сөйләде.
Татарстан Яңа үсеш банкы белән хезмәттәшлек итәргә тели, диде Рөстәм Миңнеханов. «Сез транспорт инфраструктурасы, энергиянең нәтиҗәлелеге, ТКХ һәм шәһәр үсеше өлкәсендә инфраструктур проектларны финанслыйсыз. Бу – безнең республика өчен гаять кызыклы мөһим юнәлешләр», - диде ул.
ТР Президенты билгеләп үткәнчә, Яңа үсеш банкы берничә Россия проектын хуплаган инде. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Татарстан проектларының берсе шулай ук ЯҮБ каравына чыгарылган. Бу – Чистай шәһәрендәге кече тарихи җирлекләр территориясен һәм инфраструктурасын комплекслы үстерү проекты.
Башка перспектив проектлар арасында Рөстәм Миңнеханов бөртеклеләрне тирәнтен эшкәртү буенча җитештерүне оештыру проектын, электр энергиясен генерацияләү өчен җил паркы төзү проектын һәм Зәй ГРЭСны реконструкцияләү проектын билгеләп үтте.
Тагын Рөстәм Миңнеханов ЯҮБ президентына уртак семинарлар һәм форумнар оештыруны тәкъдим итте.
Кундапур Ваман Каматх ассызыклаганча, Чистай шәһәре буенча проект бүген банк җитәкчелеге тарафыннан хупланган. Калган проектларның да потенциалы зур, диде ул. «Якын көннәрдә ЯҮБ вәкиле, республикага барып, әлеге проектларны җентекләбрәк өйрәнәчәк», - диде Каматх әфәнде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов шулай ук Шанхайга эш сәфәре кысаларында авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү өлкәсендә эшчәнлек алып баручы Кытай компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. Очрашу барышында сәнәгать, авыл хуҗалыгы һәм биотехнологияләр өлкәсендә хезмәттәшлек перспективалары каралды.
Аннары Татарстан Президенты Гаою шәһәре (КХР, Цзянсу провинциясе) җитәкчелеге белән очрашты. Очрашуда яклар сәнәгать мәйданчыкларын үстерү буенча төбәкара хезмәттәшлекне үстерү һәм тәҗрибә алмашу мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов Евразия үсеш банкы идарәсе рәисе Андрей Бельянинов белән очрашты һәм Татарстан белән әлеге финанс оешмасы арасындагы хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сөйләште.