ТР Хөкүмәте йортында Россия маркетологы, икътисадчы Игорь Манн лекция укыды

28.05.2018

Бүген ТР Хөкүмәте йортында Россия маркетологы, икътисадчы Игорь Манн лекция укыды.

Лекторны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин тәкъдим итте. Ул шулай ук Игорь Маннга лекция укырга килүе өчен рәхмәт белдерде.

Игорь Манн кыскача үзе хакында һәм үзенең финанс-икътисад проблемалары, маркетинг мәсьәләләре буенча язылган мәкаләләре һәм китаплары турында сөйләде.

Үзе хакында сөйләгәндә ул, үзен барыннан да элек практик, дип ассызыклады. Аның китаплары башлыча маркетинг мәсьәләләренә һәм шәхси нәтиҗәлелеккә багышланган. Төп тема - үзең башкарган эштә ничек иң яхшы булырга.

Игорь Манн шәхес үсеше, үзлегеннән үсеш турында җентекләбрәк сөйләде.

Моннан тыш, лектор японча яшәү мәгънәсе - икигай (ikigai) мәсьәләләренә дә тукталды.

Очрашуларга соңга калмаска, эшне ахырына кадәр җиткерергә, “юк”  дип әйтә белергә, үзеңнең тышкы кыяфәтеңә игътибар бирергә, шулай ук кешеләргә аерым мөнәсәбәт турында истә тотарга - шәхси үсеш юлында шушы юнәлешләрне ачты Игорь Манн үзенең лекциясендә.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.