Алексей Песошин: Чаллыдагы Haier кер юу машиналары заводы нигезенә таш салу - мөһим вакыйга

29.05.2018

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген Haier компаниясе җитәкчелеге вәкилләре белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.

Алексей Песошин Haier компаниясе делегациясен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Хөкүмәте исеменнән сәламләде.

Ул искә төшергәнчә, 2008 елда Татарстан Республикасы һәм Кытайның Шаньдун провинциясе арасында хезмәттәшлек турындагы килешүне имзалау  Haier компаниясе белән мөнәсәбәтләрне үстерү өчен яхшы башлангыч булган.

“Сезнең белән эшләү һәм Haier заводының 2016 елдан Чаллыда эшләве безнең уңышлы хезмәттәшлекнең дәвамы булып тора, - диде Алексей Песошин. - Бу чынлап та  безнең уртак хезмәттәшлекнең яхшы үрнәге”.

Кичә, 2018 елның 28 маенда, Чаллыда Haier кер юу машиналары заводы нигезенә таш салу тантанасы узды. “Бу безнең өчен мөһим вакыйга”, - диде Алексей Песошин.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.