Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Tokushukai Medical Group (Япония) компаниясе вәкилләре белән очрашты.
Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыков, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Инвестицион-венчур фонды җитәкчесе Айнур Айделдинов катнаштылар.
Очрашуда Рөстәм Миңнехановка TMG компаниясе эшчәнлеге һәм үсеш принциплары турында хәбәр итттеләр. TMG - Осака шәһәрендәге хастаханә каршында 1973 елда оештырылган компания. Эшчәнлегенең төп принцибы - пациентлар ихтыяҗларын тәэмин итүгә юнәлдерелгән хастаханәләр ачу. Бүген TMG составында 33 клиника, 39 олы яшьтәге кешеләрне карый торган учреждениеләр һәм башкалар. Компаниянең башка илләрдә дә вәкиллекләре бар.
Компания вәкилләре Казанга ике көнлек эш сәфәренә килде. Программада - ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында очрашу, хәрби госпитальда, 7 нче номерлы шәһәр клиник хастаханәсендә булу.