Рөстәм Миңнеханов: Яңа үсеш банкы киләчәкне финанслау нигезләрен булдыра

28.05.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Шанхайга  (КХР) эш сәфәре кысаларында Яңа үсеш банкының Шанхайдагы III еллык утырышын ачу тантанасында катнашты.    

Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов «Үзгәрүчән глобаль әйләнә-тирә мохитта финанслауны үстерү» семинарында чыгыш ясады. Семинар хәзерге заманның киләчәккә һәм үсеш институтларының, шул исәптән Яңа үсеш банкының да, гамәли тирәлегенә йогынты ясаучы технологик тенденцияләренә багышланды.

Семинарда шулай ук КХР Финанс министры Ли Кун, ЮАР Финанс министры Нхланхла Нене, Россия Финанс министры урынбасары Сергей Сторчак һәм башкалар катнашты.

Рөстәм Миңнеханов чыгышында билгеләп үткәнчә, Яңа үсеш банкы заман белән бергә атлый, стратегик перспективаларны күрә һәм киләчәкне финанслау нигезләрен булдыра. «Россия Федерациясе һәм аның төбәкләре банк белән хезмәттәшлеккә, инвестицион проектларны финанслау өлкәсендә хезмәттәшлекне киңәйтүгә, шул исәптән инновацион инфраструктура булдыруга һәм үстерүгә зур игътибар бирә. Банкның штаб-квартирасы  дөньяның икътисадый үзәкләреннән берсе – Шанхайда урнашу бик мөһим», - диде ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, ул бер ел элек Петербург халыкара икътисадый форумы барышында банк президенты Кундапур Ваман Каматх әфәнде белән очрашкан булган. Очрашу барышында ике яклы хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышканнар. «Шулар арасында без транспорт инфраструктурасына, медицинага, яшел энергетикага, энергиянең нәтиҗәлелегенә, торак-коммуналь комплексына һәм шәһәр хуҗалыгына бәйле проектлар турында сөйләштек. Татарстан белән Яңа үсеш банкы арасында эш төркеме төзелгән. Мартта коллегалар республикабызда булдылар һәм аның белән таныштылар. Шулай ук банк каравына берничә проект чыгарылды, бүген Чистай шәһәренең тарихи җирлекләре буенча проект хупланды», - диде Рөстәм Миңнеханов.  

«Без кече һәм урта бизнесны җәлеп итү өчен инфраструктураны үстерү белән актив шөгыльләнәбез. Безнең төп инвестицияләр нефть химиясе комплексына һәм машина төзелешенә юнәлә. Моннан тыш, республикада, «Европа – Көнбатыш Кытай» халыкара транспорт коридоры һәм «Мәскәү-Казан» тиз йөрешле магистрален төзү буенча эре инвестицион проектлар гамәлгә ашырылачак, диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, республиканың инвестицион программаларны финанслауга ярдәм күрсәтү тәҗрибәсе һәм механизмнары бар.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.