Матбугат хезмәтеннән мәгълүмат

2022
  • 2024
  • 2023
  • 2022
  • 2021
  • 2020
  • 2019
  • 2018
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
04 2022 ел., җомга

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бәһрәйндә Рим Папасы Франциск белән очрашты

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бәһрәйндә Рим Папасы Франциск белән очрашты.

«Бәһрәйн бу көннәрдә үзендә мәдәниятләр, конфессияләр һәм цивилизацияләр диалогы мәсьәләләренә багышланган вәкиллекле һәм мөһим форумны кабул итә. Шунысы куанычлы, планета өчен әһәмиятле булган мәсьәләләр сезнең кебек югары вәкилләр катнашында карала», - дип башлады әңгәмәне Татарстан Президенты.


Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов МӨРӘҖӘГАТЕ

Хөрмәтле татарстанлылар!

Кадерле ватандашлар!

Сезне татулык, дуслык һәм күпмилләтле Россиянең куәте күрсәткече булган бәйрәм –  Халыклар бердәмлеге көне белән ихлас күңелдән тәбрик итәм!

Күп гасырлар элек ата-бабаларыбыз – төрле катлау, дин һәм милләт вәкилләре – Ватанның бәйсезлегенә, бүленмәслегенә куркыныч янау шартларында бер булып баскыннарны илдән куып чыгаруга һәм болгавырлыкны җиңүгә иреште. Туган җирне ярату, каһарманлык, оешканлык, үз-үзеңне аямау, азатлыкка һәм гаделлеккә омтылу – чын кеше һәм гражданга хас булган әлеге асыл сыйфатлар халкыбызга дәүләтебезне саклап калырга һәм җиңү яуларга ярдәм итте.