РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда «Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-парк» яңа технопаркында булдылар.
Бүген Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары, Идел буе федераль округы кураторы Дмитрий Чернышенко Татарстанга эш визиты кысаларында «Дуслык уеннары»ның икенче этабы - Су спорт төрләре буенча халыкара ярышларның финалында булды.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән бергә Дмитрий Чернышенко спортчылар белән аралашты һәм хатын – кызлар арасында ирекле стильдә 400 метрга йөзүдә һәм ир-атлар арасында 200 метрга аркада йөзүдә алты җиңүчене бүләкләде. Барлыгы 84 комплект медаль уйнатылды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды
Иннополиста «Digital Innopolis Days 2022» форумы ачылды
Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары, Идел буе федераль округы кураторы Дмитрий Чернышенко Татарстанга эш сәфәренә килде.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән бергә, вице-премьер Иннополис Университетының 10 еллыгына багышланган тантаналы чарада катнашты, шулай ук югары уку йортының Күзәтүчеләр советы утырышын уздырды.
Россия Федерациясе Хөкүмәт Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән бергә, Иннополис студентлар тулай торагының өч корпусын төзү барышын, шулай ук биналарны эксплуатацияләгәндә кулланыла торган илебез ТИМ-системасының (мәгълүмати модельләштерү технологияләре) эшен бәяләделәр.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәү һәм Бөтен Русь Патриархы викарие, Мәскәү патриархатының Тышкы чиркәү элемтәләре бүлеге рәисе Волоколамск митрополиты Антоний белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды, анда шулай ук ТР Президенты Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл, Мәскәү патриархаты вәкилләре катнашты.