Матбугат хезмәтеннән мәгълүмат

2022
  • 2024
  • 2023
  • 2022
  • 2021
  • 2020
  • 2019
  • 2018
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
10 2022 ел., пәнҗешәмбе

Рөстәм Миңнеханов: Һәр заманда Эчке эшләр министрлыгы хокук саклау системасының төп буыны булып саналды

Һәр заманда Эчке эшләр министрлыгы Россия хокук саклау системасының төп буыны булып саналды, ә ведомство хезмәткәрләре һәрчак дәүләтчелегенең нигезе булды. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәре көненә багышланган тантаналы чарада хәбәр итте.


Рөстәм Миңнеханов участок полиция хезмәткәрләренә хезмәт автотранспорты ачкычларын тапшырды

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы бүлекчәләренә хезмәт автотранспорты ачкычларын тапшырды.

Чара ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ плацында узды (Казан, Оренбург тракты, 5).


Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин ТР буенча ЭЭМ хезмәткәрләрен Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне белән котлады

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин ТР буенча ЭЭМ хезмәткәрләрен Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне белән котлады

"Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм шәхсән үз исемемнән сезне һөнәри бәйрәмегез – Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне белән котлыйм.

Күп еллар эчендә ведомстволарның структурасы һәм исемнәре үзгәрде, ләкин иң мөһиме үзгәрешсез калды: эчке эшләр органнары хезмәткәрләре һәрвакыт законлылык һәм хокук тәртибе сагында тора, гражданнарның тормышын һәм тынычлыгын саклый, җәмгыять һәм дәүләт мәнфәгатьләрен яклый. Сез законны һәм гаделлекне гәүдәләндерәсез", - диелә котлау текстында