Республика кырларында урып-җыю эшләренең барышы турында бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков хәбәр итте. Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстан төзүчеләре торак тапшыру буенча еллык планны арттырып үтәгәннәр. Бүгенгә 2 млн. 990 мең квадрат метр тапшырылган, бу планлаштырылган күрсәткечләрдән 8,5%ка күбрәк. Индивидуаль торак төзелешенә гомуми күләмнән – 2 млн. 137 мең кв. метр, күп фатирлы инвестицион торак - 747 мең кв. метр, социаль ипотекага 105,8 мең кв. метр туры килә. Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңзшмәсендә бу хакта ТР төзелеш, архитектура һ ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Бүген республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин Бердәм салым түләвен һәм Бердәм салым счетын кертү турында хәбәр итте. Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.