Матбугат хезмәтеннән мәгълүмат

2022
  • 2024
  • 2023
  • 2022
  • 2021
  • 2020
  • 2019
  • 2018
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
01 2022 ел., сишәмбе

Татарстан Республикасы, Россия сәнәгатьчеләре һәм эшкуарлары берлеге һәм ТР предприятиеләре һәм сәнәгатьчеләре ассоциациясе арасында хезмәттәшлек турында килешүгә имза салынды

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия сәнәгатьчеләре һәм эшкуарлары берлеге президенты Александр Шохин белән очрашты.

Очрашу Рөстәм Миңнехановның Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында узды.

Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов Александр Шохинга Татарстан Республикасы дәүләт бүләген – «Дуслык» орденын тапшырды.


Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы Марат Сафиуллин: Мобилизацияләнгән татарстанлыларга салым хәбәрнамәләрен түләргә кирәк түгел

Мобилизация яки контракт буенча хәрби хезмәткә чакырылганнарга салым хәбәрләрен түләргә кирәк түгел, чөнки алар өчен кичектерү һәм кайбер ташламалар каралган. Бу хакта Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган брифингта хәбәр итте.


Минтимер Шәймиев Россия тарих җәмгыяте делегациясе белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» Республика Фондының Попечительләр Советы Рәисе, Россия тарих җәмгыяте әгъзасы Минтимер Шәймиев Россия тарих җәмгыяте Идарәсе рәисе, «Ватан тарихы» фондының башкарма директоры Константин Могилевский, Россия тарих җәмгыяте Президиумы әгъзасы, РФА вице-президенты, РФА Археология институты директоры Николай Макаров, шулай ук Әзербайҗан Милли фәннәр академиясе академигы Шахин Мостафаев белән очрашты.


Мидхәт Шаһиәхмәтов өлешчә мобилизацияләүгә бәйле рәвештә бизнеска ярдәм итүнең федераль һәм республика чараларын атады

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында өлешчә мобилизация шартларында Россия икътисады тотрыклылыгын тәэмин итү өчен бизнеска икътисадый ярдәм чараларына багышланган брифинг узды. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов мобилизацияләнгән эшкуарлар өчен федераль һәм республика чараларын аңлатты.


Рөстәм Миңнеханов «Дәүләт транспорт лизинг компаниясе» АҖ генераль директоры Евгений Дитрих белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында «Дәүләт транспорт лизинг компаниясе» АҖ генераль директоры Евгений Дитрих белән очрашты.

Очрашуда сүз транспорт тармагын, шул исәптән суднолар төзелешен үстерү турында барды.


Минтимер Шәймиев Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны оештыру комитетының йомгаклау утырышында катнашты

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» Республика Фондының Попечительләр советы Рәисе Минтимер Шәймиев Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны әзерләү һәм уздыруны оештыру комитетының йомгаклау утырышында видеоэлемтә режимында катнашты.


Минтимер Шәймиев археологик агачны реставрацияләү мәсьәләләренә багышланган Халыкара конференциядә чыгыш ясады

Бүген Татарстан Республикасы Милли китапханәсе бинасында «Археологик агачны һәм органик материалларны реставрацияләү, консервацияләү һәм музейлаштыру» халыкара конференциясе ачылды.

Конференциянең пленар утырышында Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» Республика Фондының Попечительләр советы Рәисе, ЮНЕСКОның Игелекле ихтыяр илчесе Минтимер Шәймиев, Россия тарих җәмгыяте идарәсе рәисе, «Ватан тарихы» фонды башкарма директоры Константин Могилевский, РФА Археология институты директоры Николай Макаров, Россия ИКОМ башкарма директоры Ольга Чистанова, «Свияжск утрау-шәһәре» музей-тыюлыгы директоры Артем Силкин, ТР Фәннәр академиясенең А. Х. Халиков исемендәге Археология институты директоры Айрат Ситдыйков, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институты директоры Равил Хәйретдинов һәм башкалар катнашты.


Рөстәм Миңнеханов Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан оештыру комитетында: Бу катлаулы чорда ислам дөньясы илләре Россия белән диалогны үстерүләрен дәвам итәләр

Бүген Мәскәүдә Идел буе Болгарында ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының йомгаклау утырышы булды. Утырышны оештыру комитеты рәисе, Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин үткәрде.

Утырышта Россия мәдәният министры урынбасары Надежда Преподобная, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев һәм башкалар катнашты.