Бүгенге катлаулы шартларда хакимият органнарының төп бурычы – гражданнарны кайгырту. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте.
Татарстан Республикасында, «Торак фонды мониторингы» дәүләт мәгълүмат системасы мәгълүматлары буенча, күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау 99,5%ка үтәлгән. 753 йортның 34ендә эшләр дәвам итә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.