Хөрмәтле татарстанлылар!
Сезне Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан тәбрик итәм.
1992 елның 6 ноябрендә Төп закон кабул ителү нәтиҗәсендә республиканың сәяси корылышына һәм социаль-икътисадый үсешенә нигез салынды, дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарының үзара килешенгән эшчәнлеге тәэмин ителде.