Яңалыклар

04.06.2026

Бүген Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Төзелеш активларын үстерү» АҖ идарәче оешмасының генераль директоры Тимур Әмиров һәм «Роквул» ҖЧҖнең башкарма органының беренче урынбасары Марина Потокер белән очрашты. 

04.06.2026

Бүген Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Новгород өлкәсе Губернаторы Александр Дронов белән очрашты.

04.06.2026

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында Красноярск крае Губернаторы Михаил Котюков белән очрашты.  

04.06.2026

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербург халыкара икътисадый форумы чараларында катнашу өчен Санкт-Петербургка килде.

Рөстәм Миңнехановның эш графигында эшлекле чаралар, берничә төбәк губернаторлары, эре компанияләр җитәкчеләре белән очрашулар һәм сөйләшүләр, килешүләргә кул кую планлаштырылган.

03.06.2026

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Катнаш көрәш берлеге (MMA) президенты Сергей Фатеев белән очрашты.

Очрашу Рөстәм Миңнехановның ТР Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды.

Спорт төрен үстерү өлкәсендә киләчәктә багланышлар мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

03.06.2026

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов М-7 2.0 индустриаль паркында булды. Мәйданчык республиканың Зеленодольск районында урнашкан. Бу Татарстанда беренче шәхси индустриаль парк.

Рөстәм Миңнеханов М-7 2.0 да эшчәнлек алып баручы компанияләр белән танышты. Аңа шулай ук индустриаль паркның киләчәк үсеше перспективалары турында сөйләделәр.

02.06.2026

2026 елгы җәйге савыктыру кампаниясендә Татарстаннан 175 меңнән артык бала һәм яшүсмер ял итәчәк. Балалар өчен нинди юнәлеш сменалар ыузачак, Кара диңгезгә ничә кеше китәчәк, юлламалар өчен ата-аналар түләве күләме һәм иминлек кагыйдәләре ничек үтәлә - бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта катнашучылар сөйләде.

02.06.2026

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Рәисенең Кадрлар резервында катнашучылар проектларын якладылар.

Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов катнашты. Яклауда Татарстанның югары җитәкчелеге арасыннан резервчылар остазлары, шулай ук республика хакимият органнары җитәкчеләре катнашты.

01.06.2026

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең XXVI ачык республика телевизион яшьләр фестивале җиңүчеләренә Татарстан Республикасы Рәисе дәүләт стипендияләрен тапшыру тантанасы узды. 

Стипендияләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева тапшырды.

01.06.2026

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов БеренчеләрХәрәкәтендә катнашучы активистларның гаиләләре белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә 1 июнь - Балаларны яклау көненә багышланды.

Очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, «Беренчеләр Хәрәкәте» Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең Татарстандагы төбәк бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов катнашты.

Битләр: 1 2 3 4 ( 5 ) 6 7 8 9 10 >>