Бүген кич Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Нур (Яңа Уникаль Чынбарлык) медиа сәнгать фестивалендә булды.
Фестиваль Татарстан башкаласы Казанда алтынчы мәртәбә уздырыла.
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов фән һәм бизнес кооперациясе буенча «Яңа материаллар һәм химия» стратегик сессиясендә катнашты. Чара Казанда КНИТУ-КАИ уку биналарының берсендә узды.
Стратегик сессиядә шулай ук Россия Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Альберт Кәримов, Россия Фән һәм югары белем министры урынбасары Айрат Гатиятов һәм башкалар катнашты.
Бүген Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советының аграр-азык-төлек сәясәте һәм табигатьтән файдалану комитеты Татарстан Республикасында күчмә киңәшмә үткәрде.
Татарстанда каты коммуналь калдыклар белән эш итү системасын үстерү турында фикер алыштылар.
Күчмә киңәшмәне Комитет рәисенең беренче урынбасары Наталья Комарова үткәрде.
Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама муниципаль районының Красный Ключ бистәсендәге «Алмаш» укыту-күнегү базасында булды.
ТР Рәисенә сөйләүләренчә, укыту-күнегү базасы зур реконструкциядән соң 2025 елның сентябрендә ачылган.
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Түбән Камага эш сәфәре кысаларында Балалар экология-биология үзәгендә булды.
Рөстәм Миңнехановка хәбәр итүләренчә, үзәкнең эшчәнлек юнәлешләренең берсе - мәктәп урманчылыгы. Түбән Кама районында шәһәр һәм авыл мәктәпләрендә мәктәп урманчылыкларының 11 отряды эшли.
Бүген Түбән Камада Нефть химиясе паркын реконструкцияләүгә тантаналы старт бирелде. Чарада шәһәргә эш сәфәре белән килгән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Искәртәбез, 2027 елда «Түбән Кама Нефтехим» юбилеена СИБУР 2011 елда ук ачылган Нефтехимиклар паркын колачлы реконструкцияләү инициативасы белән чыкты.
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада «Ай флекс» ҖЧҖ сәнәгать мәйданчыгында булды.
Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов Химиклар көнен бәйрәм итүгә багышланган чараларда катнашу өчен Түбән Камада эш сәфәрендә.
Бүген «Түбән Кама нефтехим» ГАҖ объектларын карау барышында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар «СИБУРИНТЕХ-НК» укыту-күнекмә полигоннарында булдылар.
"СИБУРИНТЕХ-НК" Түбән Камада 2025 елда – СИБУРның 30 еллыгы елында оештырылган. Ул мәгариф һәм реаль җитештерү арасында бәйләүче звено булып тора.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Түбән Кама нефть химиясе» ГАҖ объектларында була.
Түбән Кама муниципаль районына эш сәфәре Химиклар көнен бәйрәм итүгә багышлана.
Рөстәм Миңнеханов беренче булып «Түбән Кама Нефтехим» ГАҖнең яңа күп функцияле административ-көнкүреш корпусын карады.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.
Утырышны холдингның Директорлар советы рәисе, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Чарада ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.