Яңалыклар

27.12.2019

Соңгы елда авылдан 6 мең кеше күчеп киткән, шуларның 3 меде - агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре. Бүгенге көнгә авыл җирендә яшәүче 900 мең кешенед 67 меңе генә авыл хуҗалыгында хезмәт итәләр. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте. Утырышны бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. 

27.12.2019

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә«Алабуга» МИЗ Күзәтүчеләр советы утырышы узды. Утырышта «Карбоформ», «АСЛ Холдинг», «Эко Пак» компанияләренең өч инвестицион проекты, шулай ук «Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри» һәм «Форд Соллерс Елабуга» эшләп килүче резидентларның җитештерүләрен киңәйтү мәсьәләләре каралды.

27.12.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Хануканы бәйрәм итү уңаеннан Казан синагогасында булды.

Искәртәбез, үткән якшәмбедә, 22 декабрьдә, Россиядә яһүдиләр җәмгыяте  Хануканы билгеләп үтә башлады.

26.12.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Советлар Союзы Герое, Бөек Ватан сугышы ветераны Борис Кузнецовны туган көне белән котлады.

Ветеранга 94 яшенә бүләкне тапшыру һәм котлау өчен Рөстәм Миңнеханов Лаешка килде (Лаеш муниципаль районы). 

Бәйрәм ашында ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, Лаеш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Илдус Зарипов һәм башкалар катнашты. 

 

26.12.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфәрендә. 

Анда ул "Дәүләт аграр сәясәте – нәтиҗәле авыл хуҗалыгы җитештерүе һәм авыл территорияләрен үстерү" темасына Россия Федерациясе Дәүләт советы утырышында катнашты. 

Утырышны Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин уздырды. 

Төп докладлар белән Алтай крае губернаторы Виктор Томенко һәм Россия авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев чыгыш ясадылар. 

26.12.2019

2019 елның 29 декабреннән 2020 елның 7 гыйнварына кадәр Татарстанның 16 торак пунктында “Әкиятләр шәһәрдә” проекты кысаларында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән Казан шәһәре парк һәм скверлары дирекциясе гамәлгә ашыра торган урам театры гастрольләре узачак.

26.12.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфәрендә. Төп максаты – Россия Дәүләт советының агросәнәгать комплексын үстерү мәсьәләләре буенча утырышында катнашу.  

Утырыш башланыр алдыннан Рөстәм Миңнеханов тагын бер кабат «Теләкләр чыршысы» хәйрия гамәлендә катнашты. Татарстан Президенты чыршыдан өч   открытка алды. Чаллыдан сигез яшьлек Радмирның хыялы – чын самолет кабинасында булу һәм очучысы белән танышу икән. Алабугадан алты яшьлек Данис янгын частендә булырга тели. Ә Нурлаттан җиде яшьлек Кирилл Яңа елга планшет сораган.

25.12.2019

Бүген Мәскәүдә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин рәиселегендә РФ Президенты каршындагы Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар буенча совет утырышы узды. Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.    

Утырышта катнашучылар илкүләм проектларны үтәү динамикасы һәм күрсәткечләре, аларны финанслау турында фикер алыштылар. Аерым алганда, илкүләм проектларны социаль өлкәдә, транспорт инфраструктурасы өлкәсендә, цифрлы икътисад, сәнәгать өлкәсендә гамәлгә ашыру нәтиҗәләре каралды.  

25.12.2019

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Тимур Гәрәевка әтисе – Бөек Ватан сугышы ветераны, армия генералы Мәхмүт Гәрәевның вафатына бәйле рәвештә кайгы уртаклашу телеграммасы юллады.

Мәхмүт Әхмәт улы Гәрәев – советлар һәм Россия хәрби начальнигы, Хәрби фәннәр академиясе президенты, хәрби һәм тарихи фәннәр докторы, отставкадагы армия генералы, Бөек Ватан сугышы ветераны –  бүген иртән 97 нче яшендә вафат булган.

 

25.12.2019

ТР Хөкүмәте йортында бүген ТР Профсоюзлар федерациясе, ТР Эш бирүчеләр берләшмәләре координацион советы, ТР Министрлар кабинеты арасында Татарстанда минималь эш хакы турында килешү имзаланды.

Бу чарада ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, ТР Профсоюзлар федерациясе рәисе Елена Кузьмичева, “ТР предприятиеләр һәм сәнәгатьчеләр ассоциациясе” эш бирүчеләрнең төбәк берләшмәсе президенты, ТР Эш бирүчеләр берләшмәләре координацион советы рәисе Александр Лаврентьев катнашты.

Битләр: 1 2 3 4 5 6 ( 7 ) 8 9 10 >>