Спорт

Татарстан Республикасы - Россия Федерациясе төбәкләре арасында спорт лидерларының берсе.

Спорт белән шөгыльләнү өчен барлык урыннарда шартлар тудыру, спорт корылмалары төзелеше Татарстанда киң катлау халык арасында сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруның нигезенә әверелде.

Спорт инфраструктурасында 9175 спорт корылмалары санала. Республиканың барлык районнарында спортның төрле төрләре белән шөгыльләнү өчен заманча спорт комплекслары бар. Боз сарайларының гомуми саны гына да 35кә җитә һәм бу илдәге иң яхшы күрсәткеч.

Мөмкин кадәр күп кешене физкультура һәм спорт белән шөгыльләнергә эндәү, һәркем кулланырлык һәм алга киткән спорт инфраструктурасын булдыру, җәмгыятьтә сәламәт яшәү рәвеше кыйммәтен формалаштыру республикада физкультура һәм спортны үстерүнең төп юнәлеше булып тора. Массакүләм спорт республикада зур үсеш ала, ул мәгариф һәм яшь буынны тәрбияләү системасына актив кертелә.

Халык арасында мәдәни-массакүләм эшләрне үстерү өчен сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруның яңа формалары кулланыла. Республика укучылары арасында, югары уку йортлары һәм урта махсус уку йортлары, дәүләт хезмәткәрләре һәм муниципаль хезмәткәрләр арасында, пенсионерлар һәм инвалидлар арасында Спартакиадалар уздырыла.

Ел саен түбәндәге спорт чаралары оештырыла: Татарстан Республикасы укучылары Спартакиадасы, ТР гомуми белем бирү учреждениеләре командалары арасында мәктәп баскетбол лигасы чемпионаты, мәктәп укучылары арасында үткәрелүче бөтенроссия “Президент ярышлары” спорт ярышларының һәм бөтенроссия “Президент спорт уеннары” спорт уеннарының, футбол буенча “Күн туп” бөтенроссия турнирының республика этаплары.

Ел саен республикада “Россия чаңгы юлы” һәм “Татарстан чаңгы юлы”, “Милләт кроссы” һәм “Татарстан кроссы” дигән массакүләм спорт ярышлары үткәрелә.

Яшьләр инфраструктурасы да камилләштерелә. Республикада 250 дән артык яшьләр учреждениеләре һәм 162 балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләре эшли.

Үсеп килүче буын өчен спортның техник һәм экстремаль төрләре үсешенә зур игътибар бирелә – республика спорт комплекслары каршында картинг, паркур, скейтинг, роллинг өчен махсус мәйданчыклар ясала, анда яшьләргә спорт белән түләүсез шөгыльләнергә мөмкинлекләр бар.

Илнең зур фәнни-мәгариф һәм студентлар үзәге булган Татарстан башкаласы - Казан шәһәренең спорт һәм шәһәр инфраструктурасын үстерүгә республикада тормышка ашырыла торган зур халыкара спорт проектлары да этәргеч бирде.

Соңгы иң зурлары: яшүсмерләр арасында җиңел атлетика буенча Россия беренчелеге, Идел буе федераль округы югары уку йортлары арасында футбол буенча Бөтенроссия ярышлары, бадминтон буенча Татарстан Республикасы беренчелеге финалы, 2013 елда суга сикерү буенча Гран-при FINA сериясенең XIX ярышы, ирләр һәм хатын-кызлар арасында авыр атлетика буенча Россия чемпионаты, фехтование буенча “Весенняя капель” Бөтенроссия турниры, волейбол буенча яшьләр командалары арасында Россия кубогы финалы, синхрон йөзү буенча Россия чемпионаты, йөзү буенча Россия кубогы финалы, яшүсмерләр командалары арасында Россия балалар-яшүсмерләр баскетбол лигасының XII беренчелеге, суга сикерү буенча яшүсмерләр арасында Россия беренчелеге, студентлар арасында “Көрәш” һәм билбаулы көрәш (ирекле стиль), спорт гимнастикасы буенча Татарстан Республикасының ачык шәхси кубогы.

Спорт тормышында иң мөһим вакыйгаларның берсе – 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада.

2013 елгы Универсиаданы уздыру өчен 64 спорт объекты файдаланылган, шуларның 30ы – яңа төзелеш объектлары.

Ярышларга махсус төзелгән иң зур объектлар:

  • 45 мең урынлык футбол стадионы,
  • Спортның су төрләре өчен төзелгән сарай,
  • Теннис академиясе,
  • “Ак Барс” көрәш сарае,
  • “Санкт-Петербург” волейбол үзәге,
  • Бокс һәм өстәл теннисы үзәге,
  • Урта Кабан күлендәге ишкәкләү каналы.

Казанда узган Универсиада Бөтендөнья студентлар уеннары тарихында иң зурысы булды, уеннарда 160 илдән 7980 спортчы һәм 3798 рәсми затлар, шул исәптән Россия командасының 663 спортчысы катнашты.

Универсиаданың судьялык итү вазифасын 2158 судья башкарды, шуларның 766 сы халыкара квалификацияле.

Универсиаданың спорт программасында 27 спорт төре бар иде.

Медальләр рекордлы санда – 351 комплект уйнатылды.

Россия спортчылары Казандагы уеннарны ышанычлы рәвештә беренче гомуми команда урынын яулап, тантаналы төстә тәмамладылар. Алдагы Универсиадаларның барлык медальле рекордлары җиңелде. Россия җыелма командасы барлыгы 292 медаль яулады, шуларның 155е алтын, 75е көмеш, 62се бронза.

Россия җыелма командасы җиңүенә Татарстан студент-спортчылары зур өлеш кертте. Татарстан спортчылары тарафыннан 40 медаль яуланды, шуларның 20се алтын, 10сы көмеш, 10сы бронза, бу Россия Федерациясе җыелма командасы алган медальләрнең гомуми санының 13,7% тәшкил итә.

Татарстанның спорт өлкәсендәге данын «Ак Барс», «Рубин», «УНИКС», «Зенит-Казань», «Синтез», «КАМАЗ-мастер», «Динамо-Казань» һәм башка командаларның җиңүләре тагы да арттыра.