Яңалыклар

31.08.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәү политехника университеты ректоры Владимир Миклушевский белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Р.Т. Борһанов катнашты.  

31.08.2018

Татарстанда урып-җыю барышы турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.   

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры  Алексей Песошин да катнашты.

31.08.2018

2018 ел башланганнан бирле Татарстанда Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 920 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау нормаларын һәм кагыйдәләрен бозган өчен 10 млн. 755 мең сумга 295 карар чыгарылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры  Алексей Песошин да катнашты.

30.08.2018

Бүген кич Татарстан башкаласында "Казан" гаилә үзәге янындагы мәйданда Татарстан Республикасы көненә һәм Казан шәһәре көненә багышланган бәйрәм концерты узды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. 

30.08.2018

TAT CULT FEST татар заманча музыкасы фестив бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов булды. Чара Казан Кремле территориясендә оештырылды. 

30.08.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Sadeen Group компаниясе җитәкчесе Хани Салах белән очрашты.

Очрашу "Казан" халыкара ат-спорт комплексы үзәге мәйданчыгында узды. 

Хани Салах билгеләгәнчә, бу аның Казанга беренче визиты. 

Рөстәм Миңнеханов кунакны республикага карата игътибары өчен рәхмәт белдерде. 

30.08.2018

Бүген гадәттәгечә Рөстәм Миңнеханов "Казан" халыкара ат-спорт комплексында Татарстан Республикасы Президенты кубогына чабышларны карады.

Башта Татарстан Президенты ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Казан мэры Илсур Метшин һәм башка рәсми затлар белән Республика көненә багышланган авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре продукциясе күргәзмәсен карады. 

30.08.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Kazan City Racing автотамашасында булды.

Чара гадәттәгечә Казан шәһәренең Меңьеллык мәйданында узды һәм Республика Көненә багышланган күңел ачу чараларының берсе иде. Тамаша Казанда Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Казан мэриясе ярдәме белән бишенче мәртәбә уза. 
Тамашаның аерылмас өлеше - профессиональ узышчыларның трюклары, моторларның ажгырып улавы һәм кызган резина исе.

30.08.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Ак Барс" хоккей клубы уенчылары һәм тренерлар штабы белән очрашты. Очрашу Казанда команданың спорт базасында XI Континенталь хоккей лигасы алдыннан узды. 

30.08.2018

Казанда Ямашев урамны, 74 нче йорт ишек алды яңартылуга багышланган бәйрәмдә бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. 

Рөстәм Миңнеханов якын тирәдә яшәүче кешеләр белән аралашты һәм аларны Республика көне белән котлады. 

Битләр: << 971 972 973 ( 974 ) 975 976 977 978 979 980 >>