Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәү политехника университеты ректоры Владимир Миклушевский белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Р.Т. Борһанов катнашты.
Кичә Владимир Миклушевский Times Higher Education алдынгы фәнни тикшеренүләр саммитында катнашкан, саммит КФУның Икътисад һәм финанслар институтында узган. Шулай ук ул Иннополис шәһәрендә булган, андагы Университет һәм махсус икътисадый зона эшчәнлеге белән танышкан.
Очрашуда яклар Татарстан югары уку йортлары һәм җитештерү предприятиеләре белән Мәскәү политехника университеты арасындагы хезмәттәшлек преспективалары турында фикер алыштылар.