Татарстанда урып-җыю барышы турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Министр хәбәр иткәнчә, бөртеклеләрне җыю тәмамланып килә. Барлыгы 250 мең гектрага якын мәйданны җыясы калды, шулардан: 60 мең га орлык кукурузы, өлгерүенә карап җыелачак. «Бүгенгә 3,2 млн. тонна иген суктырылган. Уртача уңыш – 26,0 ц/га», - диде Марат Әхмәтов.
Республикада, кукуруздан гайре, бөртеклеләрне җыюны Нурлат районы тәмамлады, 100 мең тонна иген җыеп алды. Шулай ук эшләрне Зәй, Алексеевск, Спас, Чүпрәле һәм Апас районнары төгәлләде.
Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, урып-җыю белән бергә уҗым культураларын чәчү эшләре дә бара. Үткән елның шушы чорына 290 мең га чәчелгән булса, бүгенгә 450 мең га чәчелгән, планның 86%ы. «Чәчүне бу көннәрдә Әлки, Арча, Зәй, Яңа Чишмә, Сарман, Спас һәм Тәтеш районнары төгәлләячәк», - диде Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры .
Бүгенгә 590 мең гектарда туфрак эшкәртелгән – бу барлык мәйданнарның өчтән бере. Үткән атнада 190 мең га туңга сөрелгән, көн саен 25-28 мең га туфрак эшкәртелә. Марат Әхмәтов Сарман, Зәй, Биектау, Тәтеш, Аксубай, Балтач һәм Актаныш районнарында эшнең оешкан төстә баруын билгеләп үтте.