Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы көненә багышланган бәйрәм концертында булды

30.08.2018

Бүген кич Татарстан башкаласында "Казан" гаилә үзәге янындагы мәйданда Татарстан Республикасы көненә һәм Казан шәһәре көненә багышланган бәйрәм концерты узды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Сәхнәдән ТР Президенты кунакларга котлау сүзе белән мөрәҗәгать итте. "Бәхет, уңышлар һәм республикабызның чәчәк атуын телим!", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Искәртик, бүген Казанның төрле мәйданнарында бәйрәм чаралары уза. "Казан" гаилә үзәге янында 18.00 сәгатьтә концерт башланды, анда татар һәм Россия эстардасы йолдызлары чыгыш ясый. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.