Татарстан Республикасында 1 млн. 439 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган

31.08.2018

2018 ел башланганнан бирле Татарстанда Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 920 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау нормаларын һәм кагыйдәләрен бозган өчен 10 млн. 755 мең сумга 295 карар чыгарылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры  Алексей Песошин да катнашты.

Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, 31 августка республикада 1 млн. 439 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган, бу планның 59,9%ы. Питрәч  районында бу план үтәлгән инде.

Социаль ипотека программасы буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды статистика органнарына 159,8 мең кв.метр мәйданда 2 мең 945 фатирлык 109 йорт буенча хисап тапшырган. Инвестицион программаның 171 төзелүче объекты буенча 89 объект әзер диярлек, уртача әзерлектә 54 объект, 28 объектта эшләр күп әле.

Аренда торагы программасы кысаларында 2018 елда 545 фатирлы 182 йорт төзү карала. Бүгенгә 4 муниципаль берәмлектә 62 йорт файдалануга тапшырылган (Әлки, Апас, Саба һәм Минзәлә районнары). Иннополис шәһәрендәге өч йортта лифтларны эшләтеп карыйлар, эчке эшләр башкарыла, территорияләр төзекләндерелә.

Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту программасын гамәлгә ашыру дәвам итә. Бүген 19 ветеранга 9 йорт төзелә. Шулардан 8 объект әзер диярлек, 1 объект – уртача әзерлектә.

2018 елда торак урыннарын яллау шартнамәләре буенча 297 ятим бала торак белән тәэмин ителергә тиеш. Татарстан Республикасы Җир һәм  мөлкәт мәсьәләләре министрлыгы Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды белән ятим балалар өчен 64 торак урыны сатып алу контракты төзегән. 49 торак урыны буенча документлар рәсмиләштерү бара,   106 торак урыны эксплуатациягә тапшырылмаган йортларда.

2018 елга аерым категория гражданнарны торак белән тәэмин итү максатларында 165 гаиләнең торак шартын яхшырту ниятләнә. Шул исәптән – 46 күп балалы гаилә, 67 яшь гаилә. 29 августка 46 күп балалы гаиләгә сертификатлар рәсмиләштерелгән, 26 сертификат реализацияләнгән. Моннан тыш, сертификатлар 14 чернобыльчегә, 28 мәҗбүри күченүчегә һәм 4 Ерак Төньяктан күченүчегә рәсмиләштерелгән. 

Инвестиция торагы төзү программасы кысаларында 2018 елда 129 күп фатирлы йорт төзү планлаштырылган, бүгенгә 77 объект файдалануга тапшырылган. 43 объект буенча: 35се әзер диярлек, 8е – уртача әзерлектә.

Аз катлы төзелеш программасы буенча (шул исәптән индивидуаль торак төзелеше) республика буенча 8 мең 370 йорттан 5 мең 491 объект файдалануга тапшырылган, бу планның 65,6%ы.

Авыл клублары программасы буенча 29 августка эшләр 14 объектта тәмамланган. 14 клубта эшләр дәвам итә.

Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, мәктәпләрне яңа уку елына әзерләү буенча ике мәктәптә – Тукай һәм Кама Тамагы районнарында – ремонт эшләре тәмамланмаган. Рөстәм Миңнеханов әлеге хәл буенча районнар башлыкларыннан видеоэлемтә аша хисап тотарга сорады. Башлыклар хәбәр иткәнчә, мәктәпләр республика программасы буенча бармыйлар. Акча җитмәү сәбәпле капремонтка соңрак тотынырга туры килдгән. Объектларны көзнең беренче яртысында тапшырырга ниятлиләр. 

«Болар бар да сезнең җаваплылыктагы районда бара. Мәктәп республика программасы буенчамы, әллә башка акчаларга ремонтланамы – бусы мөһим түгел. Сез мәктәп уку елына әзер булуын тикшереп торырга тиеш», - диде Рөстәм Миңнеханов һәм ремонт эшләрен иң кыска вакытта төгәлләргә кушты.   


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.