Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген Суд приставлары федераль хезмәт директоры урынбасары - РФ баш суд приставы урынбасары Денис Фирстов белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды, анда ТР буенча Суд приставлары федераль хезмәт идарәсенең яңа башлыгы -ТР баш суд приставы Игорь Безуевский катнашты.
Очрашуда катнашучылар республика хакимият органнарының суд приставлары хезмәте белән башкарма эшләр мәсьәләсе буенча үзара хезмәттәшлеге турында фикер алыштылар.