Алексей Песошин Индия сәнәгате һәм стартаплар конфедерациясе делегациясе белән очрашты

13.12.2018

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген Индия сәнәгате һәм стартаплар конфедерациясе делегациясе белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды, анда ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов катнашты.

Мәгълүмати технологияләр өлкәсендә үзара хезмәттәшлек, тармакларда мөнәсәбәтләрне ныгыту мәсьәләләре хакында фикер алышынды.

Алексей Песошин Индия Татарстанның күптәнге һәм өстенлекле партнерларының берсе санала, дип искә алды.

Ул шулай ук билгеләгәнчә, Татарстан җитәкчелеге, шул исәптә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә делегация, Индия һәм аның провинцияләрендә булганнар.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.