Рөстәм Миңнеханов Аккош күле шәһәр урман паркында булды

29.05.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Аккош күле шәһәр урман паркында күлләрне экотернәкләндерү  һәм территорияне төзекләндерү нәтиҗәләре белән танышты. 

Урман паркы "Казаноргсинтез" ГАҖ һәм ТАИФ төркеме ярдәме белән тергезелде. Проект кысаларында  Аккош күлләре экотернәкләндерелде. Паркта кибеп баручы Кече Аккош күлен чистарттылар һәм инде кипкән ике күлне тергезделәр. Эшләр барышында күлләр төбен 4-5 метрга тирәнәйттеләр. Су китмәсен өчен ике күл төбенә өч катлы махсус экран җәйделәр. 

Күлләргә су тутыру өчен, станция төзеделәр. Җир астыннан Зөбәрҗәт күленнән Аккош күленә 1,5 км озынлыкта труба салдылар. 1,5 млн. куб м су суыртылып тутырылды. 

Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, күлләргә суның табигый чистартуына ярдәм итче үсемлекләр утыртылды. Татарстан Президенты күлләрне реабилитацияләү эшенә табигать белемен өйрәнүче студентларны җәлеп итәргә тәкъдим итте. 

Шуннан ТР Президенты һәм аны озата йөрүче затлар көймәдән күлне карадылар. Аккош күлендә Казан халкы ял итәргә ярата. Күлләр яр буйларында пляждар, тактадан юллар, пикник зоналары, прокат, туклану павильоннары оештырылган. 

Коры Аккош күле фестивальләр өчен мәйданчыкка әйлнәде, анда төрле чаралар уздырылачак. Биредә шулай ук җәяү йөрү зоналары ясалган, яктырту үткәрелгән, балалар өчен мәйданчыклар бар. 

Урман паркының күпчелек өлешенә тимәгәннәр, бары санация кысаларынңа карт агачлардан гына арынганнар, әйләнә-тирә мохиткә минималь йогынты ясала. Сирәк очрый торган үсемлекләр үскән территория парк-тыюлыгына әйләнәчәк, анда балалар өчен белем бирү мәйданчыклары була, ә махсус эко-юллар күлләрне бәйли. Паркны тернәкләндерү эшләре дәвам ителәчәк. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.