Бүген иртән, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Химия һәм нефть химиясе сәнәгате хезмәткәре көне алдыннан «Казаноргсинтез» ГАҖта булды.
Рөстәм Миңнеханов «Казаноргсинтез» ГАҖның Стратегик үсеш программасы проектларын гамәлгә ашыру барышы белән танышты, заводларның хезмәт коллективлары белән очрашты.
Предприятиенең үзәк диспетчерлык пуктыннан Татарстан Президенты видеоконференция режимында хезмәт коллективларын бәйрәм белән котлады.
Рөстәм Миңнеханов «Казаноргсинтез» ГАҖның сәнәгать зонасын йөреп чыкты.
Изопропилбензол яңа җитештерүнең төзелеп килүче мәйданчыгында Рөстәм Миңнеханов бисфенол заводы директоры Марат Хәйруллин белән очрашты.
Яңа җитештерүдә Badger компаниясе технологясе буенча цеолитлар кулланыла.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген барыбыз өчен коронавирус инфекциясенә каршы көрәш шартларында катлаулы чор. «ТАИФ һәм «Казаоргсинтез» компанияләре иминлек чараларын күрәләр, санитар таләпләрне үтиләр», - диде Рөстәм Миңнеханов
Татарстан Президенты аерым ассызыклаганча, бөтендөнья икътисады һәм продукциягә ихтыяҗ төшүгә карамастан, җитештерү бер көнгә дә туктатылып тормады.
Татарстан Президенты барысын да Химия һәм нефть химиясе сәнәгате хезмәткәре көне белән котлады. «Безнең республика – нефть һәм нефть химиясе төбәге һәм Химик көне безнең өчен – зур бәйрәм», - диде ул.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук искәрткәнчә, 2000 елдан республикада нефть химиясен үстерү буенча дүртенче программа башланды һәм ул, әлбәттә, гамәлгә ашырылачак.
«Без ватаныбыз җитештерүчеләренә ярдәм күрсәтергә тиешбез», - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул искәрткәнчә, Россия Президенты Владимир Путин бүген импортны алмаштыруга аерым игътибар бирергә кушты.