Татарстан Республикасында агымдагы атнада яңа коронавирус инфекциясенең 445 яңа очрагы теркәлгән, аннан алдагы атнада 549 булган. Бу хакта Роспотребнадзор идарәсенең Татарстан Республикасы буенча җитәкчесе Марина Патяшина Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Республикада Covid-19 авыруы күрсәткече 100 мең кешегә 80,5 очрак тәшкил итә, дип сөйләде Марина Патяшина.
Татарстанда яңа коронавирус инфекциясе белән авыруның барлыгы 3142 очрагы теркәлгән, шул исәптән балалар арасында 212 очрак һәм 65 яшьтән өлкәнрәкләр арасында 479 очрак теркәлгән. Барлыгы 2482 кеше терелгән.
Татарстанда 15 муниципалитетта Covid-19 инфекциясе белән авыручылар саны республика дәрәҗәсеннән югарырак.
Роспотребнадзорның республика идарәсе башлыгы сүзләренчә, Coid-19 авырулары дәрәҗәсе республикадагы уртача күрсәткечтән югарырак булган шәһәр һәм районнар белән ведомство көчәйтелгән рәвештә эшли.
“Симптомсыз авыручылар саны 20-30%ка кимеде. Авыруның авыр формалары өлеше дә артмый. Яңа теркәлгән очраклар арасында ул 1%тан аз гына артыграк тәшкил итә. Авыруның читтән кергән очраклары бер атна эчендә нибары 11 иде”,- дип хәбәр итте Марина Патяшина.
Республика обсерваторларында 338 кеше изоляциядә кала. Шулай ук 2379 кеше өйләрендә изоляция шартларында яши.
Башка субъектлардан килүчеләргә изоляциядә булырга карарлар таршыру дәвам итә. Барлыгы 4497 шундый карар тапшырылган. 7611 кеше күзәтү астында кала.
Предприятиеләргә һәм оешмаларга 4700дән артык күрсәтмә бирелгән. Атна эчендә аларның үтәлеше 1577 объектта тикшерелгән. Күрсәтмәләрне үтәмәгән өчен 98 протокол төзелгән.