Татарстан Хөкүмәте йортында бүген юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия утырышы узды.
Киңәшмәне ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров уздырды.
Утырыш республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
Шамил Гафаров билгеләгәнчә, коронавирус пандемиясе, һичшиксез, юллардагы хәрәкәткә дә йогынты ясаган. “Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, соңгы 2 айда юлларда машиналар аз йөрде. Бу республика территориясендә кертелгән чикләү чаралары белән бәйле. Шуңа карамастан, юлларда үлем очракларын киметү өстендә җитди эшләргә кирәк”, - диде ул.
Шамил Гафаров ассызыклаганча, икътисадта катлаулы хәлләргә карамастан, республика юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча чараларны финанслауны киметмәде. Кайбер шәһәрләргә карата өстәмә акча бүлеп бирү турында карар кабул ителде.
Республика юлларында һәлакәтләр турында ТР буенча ЮХИДИ идарәсе башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Александр Разумов сөйләде. Татарстанда соңгы 4 ай эчендә 1019 юл һәлакәте теркәлгән, аларда 81 кеше үлгән, 1278 кеше зыян күргән.
Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда юл һәлакәтләренең саны 107 кимегән, шул ук вакытта үлем очраклары 7 кешегә арткан.
Юл һәлакәтләренең иң таралган сәбәбе – тизлек режимын бозу. Тагын бер җитди сәбәп – каршы хәрәкәт полосасына чыгу. Бу сәбәп нәтиҗәсендә 21 кеше үлгән.