Халыкара балаларны яклау көнендә “Ак канат” бөтенроссия хәйрия балалар фестивале башланды

01.06.2020

2020 елның 20 июненнән “Ак канат” Бөтенроссия хәйрия балалар фестиваленә гаризалар кабул итү башлана. 3 яшьтән 19 яшькә кадәр булган ятим балалар һәм караучысыз калган балалар чакырыла.

Быел фестиваль “актерлык осталыгы”, шигырь язу”, сынлы сәнгать”, “фото сәнгате” номинацияләре буенча узачак.

Фестивальдә катнашачак шәһәрләр: Мәскәү, Владивосток, Казан, Симферополь, Иркутск, Чиләбе, Кемерово, Красноярск һәм санкт-Петербург.

Жюри “актерлык осталыгы”, шигырь язу”, сынлы сәнгать”, “фото сәнгате” номинацияләрендә өч призлы урынны билгеләячәк.

Конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнәчәк.

Татарстанда беренче урынны яулаган талантлы яшьләр өчен (13-19 яшь) Россиянең әйдәп баручы Югары уку йортларына керү өчен аерым шартлар тәкъдим ителәчәк.

Проект тәмамланганнан соң, 2021 елның 1 апрелендә Мәскәүдә тантаналы гала-кичә булачак.

 


“Ак канат” (“Белое крыло”) фестивале матбугат хезмәте