Яңалыклар

31.08.2020

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Бөтенроссия «Белем көне» бәйрәме уңаеннан мөрәҗәгате.

31.08.2020

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Континенталь хоккей лигасының яңа сезоны алдыннан Казанның «Ак Барс» хоккей командасы белән очрашты. Очрашу «Татнефть Арена» боз сарае базасында узды. Очрашуда шулай ук «Татнефть» ГАҖ генераль директоры, «Ак Барс» ХК президенты Наил Маганов, ТР спорт министры Владимир Леонов, «Ак Барс» баш тренеры Дмитрий Квартальнов катнашты.

31.08.2020

Бүген безнең бурыч –хәзерге шартларда балаларга конкуренциягә сәләтле булырлык яхшы белем бирү. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чистайда 2 нче лицей ачылышында хәбәр итте.

31.08.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Советлар Союзы Герое Галимҗан Камалиев исемендәге күп юнәлешле яңа мәктәп ачты. Мәктәп Питрәч муниципаль районының «Царево Village» торак комплексында төзелгән һәм 1224 укучыга исәпләнә.

Мәгариф оешмасы «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында корылган.

30.08.2020

Бүген «Казан» халыкара ат спорты комплексында Республика көненә һәм ТАССР 100 еллыгына багышланган гадәттәге ат-спорт бәйрәме узды. Ярышларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та күзәтте.

30.08.2020

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Кызыл Кремльдән - Ак Кремльгә» мотойөрешендә катнашучы байкерлар колоннасын җитәкләде.

Harley - Davidson клубында катнашучыларның «Кызыл Кремльдән - Ак Кремльгә» бәйрәм мотойөреше ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган.

30.08.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Tat Cult Fest заманча татар мәдәнияте фестивале мәйданчыгында булды. Чара Казан Кремлендә узды.

30.08.2020

Казахстан Республикасы Президенты Касыйм-Җомарт Токаев һәм Казахстан Республикасының Беренче Президенты Нурсолтан Назарбаев татарстанлыларны Республика Көне һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгы белән котлады. Котлау телеграммалары Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка юлланган.

30.08.2020

Бүген Казанда автомобильләрне газ белән тулыландыруның беренче өч компрессор станциясе (АГНКС) ачылды һәм сыекландырылган табигый газда эшләүче «Чайка» пассажирлар судносын рейска чыгару тантанасы узды.

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минитмер Шәймиев катнашты.

30.08.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт бүләкләрен тапшырды. Тантана Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә узды.   

Чарада Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Россия Федерациясе Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчсе Әсгат Сәфәров, Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова һәм Казан мэры Илсур Метшин катнашты.

Битләр: << 691 692 693 694 ( 695 ) 696 697 698 699 700 >>