Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген Халыкара Kazan Digital Week-2020 онлайн-форумы ябылышында катнашты. Форум видеоконференцэлемтә режимында узды.
Искә төшерәбез, Халыкара Kazan Digital Week форумы кысаларында онлайн форматта бөтенроссия “Digital SuperHero” хакатоннар марафоны узды.
Алексей Песошин барысына да кызыксыну күрсәтүләре һәм актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде.
“Мин форум мәйданчыгында үзләренең фәнни, инженерлык. коммерцияле эшләнмәләрен, перспективалы проектларын тәкъдим иткән барлык галимнәргә, белгечләргә, экспертларга рәхмәт белдерәм”,- диде ул.
Татарстан Премьер-министры шулай ук форумны оештыручыларга, аның техник ягын тәэмин итүчеләргә рәхмәт белдерде.
“Киләсе елга сезне безнең форум мйданчыгында икенче очрашуга чакырам. Ә 2022 елда без беренче Үзәк-Көнчыгыш конгрессында иң яхшы проектлар тәкъдим итәчәкбез”, - дип билгеләде Алексей Песошин.
Халыкара Kazan Digital Week-2020 онлайн-форумы Казанда 21-24 сентябрьдә уза.