Татарстан Республикасы Дәүләт Советына юллама онлайн рәвештә трансляцияләнәчәк

23.09.2020

Иртәгә, 2020 елның 24 сентябрендә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Советына Юллама белән мөрәҗәгать итәчәк.

Чара гадәттәгечә Салих Сәйдәш  исемендәге Дәүләт Зур концерт залында узачак (Казан). Татарстан Республикасы Дәүләт Советына юллама онлайн-рәвештә республика телеканалларында, шулай ук интернет челтәрендә трансляцияләнәчәк.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов төбәкнең социаль-икътисадый үсешенең төп юнәлешләрен тәкъдим итәчәк.

Трансляция өчен сылтама рәсми сайтның төп битендә урнаштырылачак.

Чара иртәгә, 2020 елның 24 сентябрендә, иртәнге сәгать 10да башлана.


ТР Президенты Матбугат хезмәте.