Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2025 елда Казанда Су спорты төрләре буенча FINA дөнья чемпионатын уздыруга әзерлек буенча эшлекле киңәшмә уздырды.
Киңәшмә видеоконференцэлемтә режимында узды. Чарада Россия Федерациясе Спорт министры Олег Матыцин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Казан мэры Илсур Метшин, Халыкара йөзү федерациясе башкарма директоры Корнель Маркулеску, Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов һ. б. катнашты.
Катнашучылар спорт объектларын әзерләү, спортчыларны һәм делегация вәкилләрен урнаштыру, турнирда катнашучыларның иминлеген тәэмин итү һәм башка мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.
Исегезгә төшерәбез, Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты Казанда икенче тапкыр узачак. Республика башкаласы ярышларны беренче тапкыр 2015 елда кабул иткән иде.