Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, РФ Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев Казанда Социалистик Хезмәт Герое Илдус Мостюков өендә булдылар.
Галим-конструктор Илдус Шәйхелислам улы Мостюков 1928 елда Казанда туган. КАИның радиотехника факультетын тәмамлый һәм 1955 елда Казан ОКБ-294кә урнаша. Авиация техникасы эшен өйрәнү һәм авиация өчен махсус чаралар һәм системалар эшләү белән шөгыльләнә. 1980 елда радиолокацион танып белүнең Бердәм дәүләт гомумроссия системасын булдырганы өчен Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек була. Илдус Мостюков - «үзеңнеке-чит-ят» тану системасын булдыручыларның берсе.
Рөстәм Миңнеханов Илдус Мостюковны Ватан Геройлары көне белән котлады, аның илнең оборона куәтен ныгытуга керткән зур өлешен билгеләп үтте. Аннары ТР Президенты Социаль Хезмәт Герое исеменә Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан юбилей медален тапшырды. Бүләк РФ Президенты Владимир Путин Указы белән гамәлгә куелды. Шулай ук Илдус Мостюков Татарстан Президенты Рәхмәтенә дә лаек булды.
Бүген тагын Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш керткән һәм актив иҗтимагый эшчәнлек алып барган өчен Социалистик Хезмәт Геройларына, Хезмәт Даны орденының тулы кавалерларына, Россия Федерациясе Геройларына «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медальләрен тапшыру турындагы Указга кул куйды.