Ябык биналарда массакүләм чаралар үткәрүгә чикләүләр шартларында ачык мәйданчыкларда эшне активлаштырырга кирәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, коронавирус бәйле катлаулы вәзгыять ябык биналарда массакүләм чаралар үткәрүгә кайбер чикләүләр кертергә мәҗбүр итте, аерым алганда, бу тамашачылар санын чикләүгә кагыла. Бу шартларда ачык һавада чаралар оештыру буенча эшне активлаштырырга кирәк, дип ассызыклады ТР Президенты.
«Безнең ачык киңлектә мөмкинлекләр күбрәк. Яңа ел бәйрәм чараларын, мәдәни һәм спорт чараларын уздыру өчен мәйданчыклар әзерләргә кирәк. Гражданнарга ял итү өчен барлык шартларны да тудырырга кирәк. Бу ябык биналарда җыелудан күпкә яхшырак булачак", - диде Рөстәм Миңнеханов.
ТР Президенты шулай ук билгеләп үткәнчә, бүген Россиядә Ихтыярыйлар көне билгеләп үтелә. «Безнең ихтыярыйлар һәрвакыт беренче сафта. Алар спорт чараларында һәм социаль проектларда да, пандемия чорында халык белән эшләү өлкәсендә дә җитди ярдәм күрсәтәләр. Мин муниципаль берәмлекләр башлыкларына мөрәҗәгать итәм: безнең ихтыярыйларга ярдәм итәргә, аларның эшенә тиешле игътибар бирергә кирәк», - дип өстәде ТР Президенты.
Рөстәм Миңнеханов бүгенге көндә республикада 63 меңгә якын ихтыярый барлыгына игътибар итте. «Бу – бик зур команда һәм аларның сафлары һәрвакыт тулыланып тора. Әмма кая мөрәҗәгать итәргә, үзен ничек күрсәтергә белмәүчеләр күп. Шуңа күрә кешеләргә мәгълүмат бирү эшен дәвам итәргә кирәк", - диде Татарстан Президенты.