Бүген, Ихтыярый көнендә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика ихтыярыйлар оешмалары активистлары белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген Татарстанда гомуми саны 62,9 мең булган 1247 ирекле оешма эшли. "Актив тормыш позициясе булган һәм үз иленә, республикасына, үз шәһәренә файдалы булырга теләгән кешеләр көн саен тормыш эшчәнлегенең төрле өлкәләрендә үзара ярдәм итүнең яңа формаларын табалар. Болар – ихтыярый медиклар, Җиңү ихтыярыйлары, эзләү-коткару отрядлары, өлкән яшьтәге ихтыярыйлар һәм башкалар. Минемчә, алар елдан-ел арта барачак", - дип ассызыклады ТР Президенты.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, катлаулы санитар-эпидемиологик хәл вакытында иреклелек үз үсешенең яңа этабын алды. Волонтерлар эше республиканың мохтаҗ гражданнарына ярдәм күрсәтүне билгели. Ә «#Безбергә» бөтенроссия акциясен уздыру үзара ярдәм культурасын һәм ихтыярыйлык хәрәкәтен үстерүгә зур этәргеч бирде.
ТР Президенты билгеләп үткәнчә, ирекле хәрәкәт республикада һәрвакыт булды. Әмма 2013 елгы Универсиадага әзерлек вакытында бу системаны структуралаштырырга һәм күп нәрсәгә өйрәнергә мөмкин булды. "Сез – безнең өчен һәм бөтен татарстанлылар өчен үрнәк. Үз мәшәкатьләрегез һәм проблемаларыгыз булуга карамастан, сез моңа мохтаҗ кешеләргә һәрвакыт ярдәм итәргә әзер. Без, үз чиратыбызда, сезгә киләчәктә дә бөтен яктан ярдәм күрсәтәчәкбез", - диде Рөстәм Миңнеханов.
"Ихтыярый көне истәлекле бәйрәм булырга тиеш. Мин шәһәр һәм район җитәкчеләренә аларның территорияләрендә ихтыярыйлар эше тиешенчә барсын дип мөрәҗәгать иттем. Шул ук вакытта халыкка безнең ирекле хәрәкәтләр, аларның акцияләре турында мәгълүмат җиткерүне дәвам итәргә кирәк. Мохтаҗларга ярдәм итәргә әзер кешеләр күп бит, әмма алар үз ярдәмен тәкъдим итү өчен кая мөрәҗәгать итәргә белмиләр. Ышанам ки, безнең ихтыярыйлар саны арта гына барачак», - дип өстәде Татарстан Президенты.
Аннары Рөстәм Миңнеханов ихтыярыйларга Россия Федерациясе Президентының Истәлекле медальләрен һәм Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәт хатларын тапшырды.