Республикада 2020 елга торак төзелешендә, аерым категория гражданнарны торак белән тәэмин итү һәм социаль әһәмиятле объектлар төзелешендә дәүләт программаларын гамәлгә ашыру тәмамлана. Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә агымдагы эш нәтиҗәләре турында тулырак мәгълүмат бирде.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Марат Айзатуллин билгеләп үткәнчә, торак төзелеше өлкәсендә дәүләт программаларының иң мөһиме – социаль ипотека программасы. Программа паспорты нигезендә 2020 ел эчендә гомуми мәйданы 273,5 мең квадрат метр булган 130 йорт төзелергә тиеш. Хәзерге вакытта 179,2 мең квадрат метр яки 98 йорт файдалануга тапшырылган. Узган ике атна эчендә Казан һәм Түбән Кама шәһәрләрендә, Алабуга, Саба һәм Мамадыш районнарында 8 йорт файдалануга тапшырылган. Агымдагы ел программасының калган 32 объекты әзер диярлек.
Инвестицион торак төзелеше программасы буенча агымдагы елда 177 күп фатирлы йорт тапшырылырга тиеш. 139 объект файдалануга тапшырылган, калган 38 объект буенча төзелеш эшләре тәмамланган, Дәүләт төзелешне күзәтү инспекциясе тарафыннан тикшерүләр һәм файдалануга тапшыру өчен документларны рәсмиләштерү бара.
Шәхси торак төзелешендә еллык план тулысынча диярлек үтәлгән. Хәзерге вакытта 10 мең 244 йорт файдалануга тапшырылган (план – 10 мең 680 йорт).
2020 ел программасы нигезендә ятим балаларга 600 торак урын бирү каралган. Аларның барысы буенча да Дәүләт торак фонды һәм ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы арасында контракт төзелгән. Әлеге категориядәге 304 вәкил наем шартнамәләрен төзегән. Дәүләт торак фонды 121 торак бинага милек хокукын теркәгән. Сатуга кадәр 134 бина әзерләнә. Тагын 41 фатир төзелеш эшләре тәмамланган йортларда урнашкан, алар буенча файдалануга тапшыруга рөхсәт алу бара.
2020 елда 47 яшь гаилә торак сатып алуга субсидия алырга тиеш. Күп балалы гаиләләргә торак бирү өлешендә еллык план тулысынча үтәлгән. Мәҗбүри күченүчеләр, чернобыльчеләр һәм Ерак Төньяктан күченүчеләр тарафыннан 23 торак сертификаты рәсмиләштерелгән. 2020 елга исемлекләрдә барлыгы 24 кеше.
Балалар бакчаларын төзү программасы буенча 2020 елда инде 21 объект тәмамланган. Тагын бер учреждение төзелеп бетеп килә – анда эшләр 97% ка башкарылган.
Татарстан Республикасының дәүләт программасы күләме буенча икенчесе сәламәтлек саклау өлкәсендә тормышка ашырыла. Ике табиб амбулаториясе буенча эшләр тәмамланып килә, биш амбулатория төзелгән инде. Программа паспортында билгеләнгән 43 фельдшер-акушерлык пункты төзелгән.
Авыл хуҗалыгында әлегә сыер абзарлары һәм сарык фермалары төзү программасы буенча эшләр дәвам итә. 4 объект әзер, 3се төзелеп килә.
Халыкка комплекслы хезмәт күрсәтүнең блок-модульле пунктларын төзү программасы буенча 21 объектның 12сендә эшләр тәмамланган, калган объектларда эшләр тәмамланып килә.
«Яшьләр сәясәте», «Мәдәният» һәм «Спорт» тармакларында программалар буенча да эшләр тәмамланган.