Татарстан Президенты «ТатАгроЭкспо» агросәнәгать күргәзмәсен карады

10.02.2021

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казан Экспо» күргәзмә үзәге территориясендә оештырылган «ТатАгроЭкспо» агросәнәгать күргәзмәсендә булды.

Күргәзмәдә Россия Федерациясенең 30 төбәгеннән 200дән артык предприятие һәм кайбер әйдәүче чит ил компанияләре катнаша. Экспозициянең бүлекләре игенчелек, терлекчелек, орлыкчылык, ветеринария, терлек азыгы, азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате, авыл хуҗалыгы техникасы һәм АСК өчен җиһазлар, инновацияләр һәм мелиорация кебек юнәлешләрне үз эченә алган.

Авыл хуҗалыгы техникасы һәм АСК җиһазлары бүлегендә Рөстәм Миңнеханов туфрак эшкәртү, чәчү, чәчүлекләрне эшкәртү, урып-җыю, эшкәртү һәм сортировкалау буенча алдынгы технологияләр белән танышты. «Игенчелек» блогында орлыкчылык, туклану һәм үсемлекләрне яклау, туфракның уңдырышлылыгын арттыру һәм сугару процесслары өлкәсендәге комплекслы карарлар күрсәтелгән.

Терлекчелек өлкәсендәге экспонентлар Татарстан Республикасы Президентына авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә терлек азыгы әзерләү, терлекләрне карау, сыер саву процесслары һәм көтүне яңадан торгызу буенча кулланыла торган механизмнар турында сөйләделәр.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов АСКның санлы карарларының масштаблы экспозициясе белән танышты. Монда Татарстан Республикасы Президентына аграрийлар өчен «Агрополия» бердәм мәгълүмат платформасын тәкъдир иттеләр, анда авыл хуҗалыгы тармагының реаль вакыттагы аналитик мәгълүматлары тәкъдим ителде. Рөстәм Миңнеханов порталны хуҗалыклардагы өстәп язуларны анализлау һәм күрсәткечләрне арттыру хисабына инструментлар белән тулыландырырга тәкъдим итте.

Кече хуҗалык рәвешләре блогында Татарстанның ит, сөт, май, икмәк-күмәч продукциясе тәкъдим ителде.

Экспозицияне караганнан соң Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм «Росагролизинг» АҖ арасында килешүгә кул куелды. Документка Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Росагролизинг» генераль директоры Павел Косов имза салды. Килешү Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексын модернизацияләү өлкәсендә хезмәттәшлекне ныгытуны күздә тота.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.