Яңалыклар

29.03.2021

Бүген онлайн режимда Республика балигъ булмаган яшьләр эшләре комиссиясенең чираттагы утырышы узды.

Трансляция Рәсми Татарстан сайтында оештырылды.

Утырышта фикер алышкан мәсьәләләрнең берсе Тәрбиягә бала алган ата-аналар мәктәбе темасына  багышланган иде.

28.03.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы кадрлар резервында катнашучылар белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

27.03.2021

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин торак пунктлары чикләре турындагы мәгълүматларны Күчемсез мөлкәтнең бердәм дәүләт реестрына кертү буенча эшләрнең барышы турында хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

27.03.2021

Чәчү кампаниясенә әзерлек кысаларында аграрийларга федераль һәм республика акчаларын җиткерә башладылар. Хуҗалыклар 800 млн. сум алган инде, тагын 2,3 млрд.сум якын арада җибәреләчәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

27.03.2021

Торак төзелеше программасы кысаларында 2 млн. 670 мең квадрат метрның 861 меңе файдалануга тапшырылган, бу 32% тәшкил итә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

27.03.2021

Барлык хезмәтләргә һәм район, шәһәрләрнең җаваплы вәкилләренә республика территориясендә язгы ташуларны куркынычсызуздырып җибәрүгә әзерләнергә кирәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.

27.03.2021

Татарстанда халыкны яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцинацияләү дәвам итә. Бүген республикада яшәүчеләр өчен үзләренең нәтиҗәлелеген раслаган ике вакцина бар. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.

26.03.2021

Республика балигъ булмаган яшьләр эшләре комиссиясенең чираттагы утырышы туры эфирда трансляцияләнәчәк.

Бу чара 2021 елның 29 мартында узачак, башлана – 16:00 сәг.

26.03.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан композиторы Эльмир Низамов белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Исегезгә төшерәбез, кичә Эльмир Низамов 2020 елда яшь мәдәният эшлеклеләре өчен Россия Федерациясе Президенты премиясе лауреатларының берсе булды.

26.03.2021

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ростехнадзорның Идел буе идарәсенең яңа җитәкчесе Азат Мөбарәкшин белән очрашты.

Битләр: << 631 ( 632 ) 633 634 635 636 637 638 639 640 >>