Яңалыклар

26.02.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Талант һәм уңыш» мәгариф фонды җитәкчесе Елена Шмелева белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Рөстәм Миңнеханов һәм Елена Шмелева сәләтле балаларга һәм яшьләргә ярдәм итү, «Сириус» республика үзәген үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

26.02.2021

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Complant (Кытай) компаниясе җитәкчелеге белән онлайн-очрашу уздырды. Очрашуда Премьер - министр урынбасары-ТР Министрлар Кабинеты Аппараты Җитәкчесе Шамил Гаффаров, Татарстан министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.

25.02.2021

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов М-12 «Мәскәү – Түбән Новгород – Казан» тиз йөрешле автомобиль юлы төзелеше мәсьәләләренә багышланган күчмә киңәшмә уздырды. Киңәшмә Югары Ослан районы территориясендәге төзелеш мәйданчыгында узды.

25.02.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Кулланучылар җәмгыятьләре һәм кооперативлары вәкилләренең гомуми хисап җыелышында катнашты.

Чара Казанда узды.

Җыелыш башланганчы кунаклар республиканың кулланучылар җәмгыятьләре һәм кооперативлары җитештергән продукция үрнәкләре белән таныштылар.

24.02.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кыргызстан Республикасы Президенты Садыйр Җаппаров белән очрашты. Очрашу Мәскәүдә узды.

Яклар ике яклы Кыргызстан-Татарстан багланышлары перспективалары турында фикер алыштылар.

24.02.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия Федерациясен стратегик үстерү» мәсьәләсе турында юнәлеше буенча провел сегодня Президент Республики Татарстан, руководитель комиссии Госсовета России по направлению Россия Дәүләт Советының «Төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык, шәһәр тирәлеге» комиссиясе утырышын уздырды.

Утырыш Мәскәүдә узды.

24.02.2021

Азнакай районы Татарстанның социаль-икътисади үсешенә лаеклы өлеш кертә. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген Азнакай муниципаль районының йомгаклау сессиясендә белдерде.

24.02.2021

2020 елда Татарстанның мәдәният оешмаларында 23 млн кеше булган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта ТР мәдәният министры Ирада Әюпова сөйләде. Брифинг Татарстанда “Мәдәният” илкүләм проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәләренә багышланган иде.

24.02.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды. Чара барышында катнашучыларга берничә инновацион проект тәкъдим ителде.

 

24.02.2021

Бүген Ратушада дүртенче чакырылыш Казан шәһәре Думасының V сессиясе узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Хисап нотыгы белән Казан мэры Илсур Метшин чыгыш ясады

Битләр: << 631 632 633 634 635 636 637 ( 638 ) 639 640 >>