Яңалыклар

02.03.2021

Җинаятьләрне кисәтү һәм коррупция өчен шартларны минимальләштерү буенча актив эшне дәвам итәргә кирәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Коррупциягә каршы көрәш буенча эшне координацияләү Комиссиясе утырышында хәбәр итте. Чара Казан Кремлендә узды. Анда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, муниципаль берәмлекләр башлыклары катнашты.

02.03.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл белән очрашты.

Очрашу Казан Кремлендә Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында узды.

01.03.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасында табигать һәм экологик туризм өлкәсен үстерүче эшкуарларның сорауларына һәм тәкъдимнәренә җавап бирде.

Эшкуарлык җәмәгатьчелеге белән очрашу Зеленодольск муниципаль районының Васильево штп «Best Glamp» глэмпинг территориясендә узды.

01.03.2021

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов плей-офф башланыр алдыннан Казанның «Ак Барс» хоккей клубы җитәкчелеге, тренерлар штабы һәм уенчылары белән традицион очрашу уздырды. Очрашу «Татнефть Арена»да узды.

27.02.2021

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары Артур Галиев 2020 елга һәм агымдагы елның гыйнвар аена Татарстан Республикасында муниципаль милекне һәм җир кишәрлекләрен арендалау шартнамәләре буенча бурычларны кыскарту турында хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

27.02.2021

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы формированиеләрендә терлекчелек тармагының 2021 елның гыйнвар ае нәтиҗәләре турында хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

27.02.2021

Татарстан Республикасында 2021 елның 33 республика программасының 7се төзелеш-монтаж эшләре башлануга тулысынча әзер – алар килешүләрнең барлык этапларын – сатулар үткәрүне һәм дәүләт контрактлары төзүне уздылар. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

26.02.2021

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген Бөгелмә муниципаль районының йомгаклау сессиясендә катнашты.

26.02.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Арбитраж судының 2020 елгы эш йомгакларыга багышланган киңәшмәдә катнашты.

Киңәшмә Татарстан Республикасы Арбитраж суды бинасында узды (Казан, Ново-Песочная ур.).

Нотыклар белән Татарстан Республикасы Арбитраж суды рәисе Максим Боровков, Идел буе округы Арбитраж суды рәисе урынбасары А.А. Хәйбулов чыгыш ясады.

26.02.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Перспектива» концепциясен гамәлгә ашыру буенча Ведомствоара координацияләү советы – «Сириус» белем бирү үзәге моделе буенча республика үзәгенең Попечительләр советы утырышын уздырды. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда «Талант һәм уңыш» мәгариф фонды җитәкчесе Елена Шмелева да катнашты. Видеоконференцэлемтә режимында узган утырышта муниципаль берәмлекләр башлыклары һәм юнәлешләре буенча идарә җитәкчеләре катнашты.

Битләр: << 631 632 633 634 635 636 ( 637 ) 638 639 640 >>