Татарстан Hәисе Рөстәм Миңнеханов 2025/2026 елгы сезонның Континенталь хоккей лигасы чемпионаты уеннары башланыр алдыннан «Ак Барс» хоккей клубы җитәкчелеге, уенчылары, тренерлар штабы һәм персоналы белән очрашты. Очрашу Казандагы команда базасында узды.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, КХЛ чемпионаты уеннары алдыннан команда белән очрашу күркәм традициягә әверелде. "Узган сезонда команда лаеклы һәм мавыктыргыч хоккей күрсәтте. Алда КХЛның яңа сезоны. Клубта составны көчәйтергә тиешле кадрлар үзгәрешләре булды. Икенче сезон команда белән Әнвәр Рафаил улы Гатиятулин җитәкчелек итә. Без аңа тулысынча ышанабыз, бергә алга барачакбыз", - диде республика Рәисе.
Ул ассызыклаганча, команданың уңышлары - уенчыларның үзләренең, тренерлар составының, административ персоналның, клуб һәм республиканың Хоккей федерациясе җитәкчелегенең, иганәчеләрнең тырышып эшләве.
"Тренировкалар һәм уеннар өчен лаеклы шартлар тудырылган. Без планлаштырган бар нәрсә килеп чыгыр дип ышанабыз, шәп команда уены бусын. Иң мөһиме - ахырга кадәр көрәшү. Үз чиратыгызда, сез гаиләләрегезгә, дусларыгызга һәм җанатарларыгызга таянасыз. Яңа сезонда кызыклы, мавыктыргыч һәм ышанычлы уеннар, якты мизгелләр, искиткеч җиңүләр телим. Ә иң мөһиме - җәрәхәтләр азрак булсын. Бөтен Татарстан һәм безнең республика дуслары - сезнең фанатларыгыз! Сезнең җиңүләр - безнең җиңүләр, сезнең уңышсызлыклар - безнең уңышсызлыклар. Без һәрвакыт сезнең белән бергә", - диде Рөстәм Миңнеханов.
«Ак Барс» хоккей клубының баш тренеры Әнвәр Гатиятулин республика җитәкчелегенә хоккей клубына ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде.
Команда капитаны Алексей Марченко Рөстәм Миңнехановка клуб шарфын тапшырды.
Яңа сезонда үзенең беренче матчын» Ак Барс " читтә уздырачак. Алтынчы сентябрьдә казанлылар Магнитогорск «Металлург» белән уйный.