Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә гражданнар өчен торак алу мөмкинлеген арттыру турында стратегик сессиядә катнашты

02.09.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында гражданнар өчен торак алу мөмкинлеген арттыру турындагы стратегик сессиядә катнашты. Чараны Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин үткәрде.

РФ Премьер-министры билгеләп үткәнчә, Хөкүмәт аның сыйфатын күтәрүгә һәм барлык гражданнарыбыз өчен һәркем файдалана алуга юнәлдерелгән системалы эш алып бара. Әмма кайбер сәбәпләр буенча торак базарында ихтыяҗ кими. Мондый тенденцияне җиңү өчен тиешле карарлар эшләнгән. Беренче чиратта банклар ташламалы шартлардагы ипотека биргәндә, өстәп комиссия алуга карата. "Президент мондый вәзгыять булырга тиеш түгел дип саный, дәүләт болай да аларга мондый ссудаларны бирүне субсидияли, дип билгеләп үтте. Һәм барлык төп кредит оешмалары бу комиссияләрне гамәлдән чыгарды. Шулай ук ипотека программалары лимитларын киңәйттеләр, төзүчеләр эшне дәвам итсеннәр һәм базарда яңа йортлар төзелсен, ә кешеләр үзләренә туры килә торган торак таба алсын өчен", - диде Михаил Мишустин. 

Моннан тыш, Россия Банкы белән берлектә яңа төзелешләрне проектлы финанслауга кредитлар буенча процент ставкасын вакытлыча субсидияләү инициативасы әзерләнгән. Ул барыннан да элек кече шәһәрләрдә вәзгыятьне яхшыртырга тиеш. "Анда төзелеш күләме андый ук зур түгел һәм киләсе елда гамәлгә кертергә планлаштырган объектларны торгызу өчен өстәмә ярдәм кирәк. Бу компанияләргә инде башланган проектларны төгәлләргә һәм яңаларына керешергә мөмкинлек бирәчәк. Ә иң мөһиме, халык үз фатирларын вакытында алырга тиеш", - дип билгеләп үтте РФ Хөкүмәте башлыгы.

Ул төзелеш секторындагы вәзгыятьне даими контрольдә тоту кирәклеге турында белдерде. Бу өлкә икътисад өчен зур әһәмияткә ия, чөнки күп кешеләрне торак белән генә түгел, эш белән дә тәэмин итә. Алдагы елларда ул яхшы ныклык запасын формалаштырып, динамик рәвештә үсте. Шуңа күрә иң мөһиме - тупланган потенциалны югалтмау, ул барыннан да элек «яшәү өчен Инфраструктура» илкүләм проектының бурычларын үтәү өчен кирәк. Шул исәптән 2030 елга 660 млн кв.м артык торак файдалануга тапшырырга, шулай ук 6,2 млн кв. м авария фондыннан күчерергә. 

Михаил Мишустин искәрткәнчә, элегрәк дәүләт башлыгы шәхси торак төзелеше күләмен арттыру, җир кишәрлекләрен бирү һәм аларны тиешле инфраструктура белән тәэмин итү, гражданнар мондый йортларга үз акчаларын кертә алсын өчен ышанычлы механизмнар булдыруга аерым игътибар юнәлткән иде. Бу юнәлештәге чаралар комплексы гамәлгә ашырылды инде. 

Стратегик сессия кысаларында катнашучылар тармакны үстерүдә максималь уңайлы шартлар тудыру һәм кешеләр өчен торак алу мөмкинлеген арттыру чаралары, бүген ташламалы ставка белән гамәлдә булган ипотека программаларын гамәлгә ашыру, башка актуаль мәсьәләләр турында фикер алыштылар.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев