Рөстәм Миңнеханов: Казан фәнни үзәге тотрыклы рәвештә Россиянең әйдәп баручы тикшеренү оешмалары рәтенә керә

03.09.2025

Бүген Г. Камал исемендәге театрның яңа бинасында. Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәгенең 80 еллыгына багышланган тантаналы җыелыш узды. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Республика Рәисе билгеләп үткәнчә, Казан фәнни үзәге тарихы нацист Германиясенә каршы көрәштә совет халкының өлешенә төшкән авыр сынаулар, бөек хезмәт һәм сугышчан батырлык чоры белән тыгыз бәйләнгән. Советлар Союзы Фәннәр академиясе Президиумын Татарстан башкаласына эвакуацияләү турындагы карар Хөкүмәт тарафыннан 1941 елның 16 июлендә кабул ителә. Сугыш елларында Казанда илебезнең 33 алдынгы фәнни учреждениесе хезмәткәрләре, шул исәптән 39 академик һәм 44 мөхбир әгъза хезмәт куя.

«Бездә булачак Нобель премиясе лауреатлары: күренекле физиклар Тамм, Франк, Черенков, Гинзбург, Ландау, Капица, зур совет химигы Семенов эшләгән. Үзләренең күренекле хезмәттәшләре белән бергә эшләп, республика галимнәре фронтны һәм тылны ил оборонасы өчен мөһим булган фәнни-техник эшләнмәләр белән тәэмин итүгә зур өлеш керткәннәр. Без Бөек Ватан сугышы елларында Татарстан башкаласы аша дәүләтебезнең фәнни оборона линиясе узуын хаклы рәвештә әйтә алабыз", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, бүген, 80 елдан артык элек кебек үк, безнең ил моңарчы күрелмәгән тышкы куркынычлар һәм чакыруларга тап була, ә Россиянең технологик лидерлыгын тәэмин итү- алга таба үсеш һәм чәчәк ату өчен кирәкле шарт. «Ышанам ки, без федераль Хөкүмәт һәм Россия Фәннәр академиясе җитәкчелегендә ил Президенты Владимир Владимирович Путин тарафыннан фәнни-техник өлкәдә куелган барлык бурычларны да хәл итәчәкбез", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Ул ассызыклаганча, хәзерге вакытта Казан фәнни үзәге Россия Фәннәр академиясенең Татарстанда гына түгел, бөтен Идел буе федераль округында форпост ролен уйный, шулай ук тотрыклы рәвештә Россиянең әйдәп баручы тикшеренү оешмалары рәтенә керә. Аның составында алты институт эшли, алар ил өчен иң киң юнәлешләр спектры буенча мөһим проектлар башкара - биохимиядән алып квант технологияләренә кадәр.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республиканың академик фәнен алга таба үстерү өчен дөньякүләм дәрәҗәдәге фәнни-мәгариф кампусы булдыру мәсьәләсе карала: «Ул төрле фәнни бүлекчәләрне заманча инфраструктура белән бер территориядә берләштерергә тиеш. Бу дисциплинаара тикшеренүләргә һәм гамәли эзләнүләргә көчле этәргеч бирәчәк, шулай ук талантлы яшьләрне фәнгә тартуның яңа полюсын формалаштыруга ярдәм итәчәк».

"Казан фәнни үзәге коллективын оешманың 80 еллык юбилее белән котлыйм. Яңа фәнни нәтиҗәләр һәм ачышлар, шулай ук нык сәламәтлек һәм иминлек телим», - диде Рөстәм Миңнеханов. Аннары республика Рәисе Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге хезмәткәрләренә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов фосфорорганик химия өлкәсендә халыкара Арбузов премиясе лауреатын бүләкләде. Ул Венгриядән профессор Дьердь Кеглевич булды.

"Татарстан җитәкчелегенә фосфорорганик химия өлкәсендә Арбузов премиясен гамәлгә куюы өчен рәхмәт белдерәм. Ул химия, фосфор һәм органик химия өлкәсендәге белгечләр арасында дөньяда югары бәяләнә. Мин быел шундый югары бүләккә лаек булган башка күренекле химиклар рәтенә керүем белән бик горурланам", - диде премия лауреаты.

Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге директоры Алексей Калачев республика җитәкчелегенә даими игътибары һәм ярдәме өчен рәхмәт белдерде. «Республикабызның фәнни потенциалын үстерү мәсьәләсендә битараф булмаган позициягез, Казан фәнни үзәгенә һәрьяклап ярдәм итүегез һәм барлык инициативаларыбызга ярдәм итүегез өчен рәхмәт белдерәм", - диде ул.

Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге химия, физика, механика, материаллар белеме, энергетика, биология, авыл хуҗалыгы, медицина һәм башка юнәлешләр буенча фәнни тикшеренүләр һәм эшләнмәләр алып бара. Учреждение составында алты институт: А.Е. Арбузов исемендәге Казан физика-техника институты. Е.К. Завойский исемендәге Механика һәм машина төзелеше институты, Казан биохимия һәм биофизика институты, Энергетика һәм перспектив технологияләр институты, Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты.

Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге коллективында 1000нән артык кеше исәпләнә, шуларның 800гә якыны - фәнни хезмәткәрләр. Алар арасында Россия Фәннәр академиясенең 11 әгъзасы, 100дән артык доктор, 400гә якын фән кандидаты һәм 53 аспирант бар. Фәнни хезмәткәрләрнең яртысына якыны - 39 яшькә кадәрге яшь галимнәр. Галимнәрнең уртача яше 44 яшь.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.