Рөстәм Миңнеханов: Сәнәгый роботлаштыруны үстерү - икътисадыбызның конкурентлык сәләтен арттыруның мөһим юнәлеше

03.09.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың сәнәгать предприятиеләре директорлары белән производствода робот техникасын гамәлгә кертү һәм куллану мәсьәләсе буенча семинар-киңәшмәдә катнашты. Чара Иннополиста узды.

Киңәшмә башланыр алдыннан Рөстәм Миңнеханов Иннополис Университетының сәнәгать робототехникасын үстерү үзәгенең җитештерү мәйданчыгында булды. Татарстан Рәисе сәнәгать предприятиеләре өчен перспектив эшләнмәләр - робототехник комплекслар һәм җитештерүне автоматлаштыру системалары белән танышты. Проектлар арасында: «СПРУТ» эретеп ябыштырылган кушылмаларның кимчелекләрен эзләү өчен сәнәгать ультратавыш томографиясе ЯА-системасы, корыч, алюминий һәм бакырдан металл конструкцияләр белән эшләү өчен эретеп ябыштыручы роботлар, шулай ук азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгатендә товарларны төрүне һәм транспортлауны автоматлаштыру өчен робот-паллетайзер.

Киңәшмә-семинар кысаларында катнашучылар сәнәгый роботлаштыруның дөньякүләм трендлары, гамәлдәге дәүләт ярдәме чаралары, производстволарны автоматлаштыру буенча карарлар, тармак ихтыяҗлары һәм чакырулар турында фикер алыштылар. Иннополис университеты экспертлары Россиядә сәнәгать робототехникасын үстерү үзәкләре эшенең арадаш нәтиҗәләре турында сөйләделәр. ИТ-югары уку йорты, РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының грант конкурсы операторы буларак, иярчен үзәкләрне сайлап алды, Пермь, Түбән Новгород, Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Чиләбедән 5 оешма җиңүче булды.

Татарстан Республикасы вице-премьеры Роман Шәйхетдинов билгеләп үткәнчә, Татарстан сәнәгый роботлаштыруны үстерүгә зур өлеш кертә. Бүген республика кулланыла торган роботлар саны буенча илнең топ-5 төбәгенә керә. 

ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко производствоны роботлаштыру өлкәсендә барыннан да бигрәк автосәнәгать предприятиеләре алга киткәнен билгеләп үтте: «Тракс Восток Рус», «КАМАЗ», «СОЛЛЕРС-Алабуга» һ.б. Ул шулай ук ассызыклаганча, Татарстанның барлык әйдәп баручы уку йортларында, шул исәптән Иннополис Университеты, КФУ, КНИТУ-КАИ, Алабуга Политехта робототехника белгечләрен әзерлиләр.

Казан вертолетлар заводы генераль директоры Николай Яковлев предприятиедә механик эшкәртү производствосы турында сөйләде. Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ярдәмендә җиһазландырылган заманча корпус автоматлаштырылган линияләрне гамәлгә кертү хисабына хезмәт җитештерүчәнлеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Аның мәйданнарында «Россия Вертолетлары» холдингы заводлары өчен детальләрнең киң номенклатурасын әзерләү һәм коммерция заказларын үтәү планлаштырыла. Моннан тыш, ул эш урыннары булдыру буенча өстәмә мөмкинлекләр ача. 

Рөстәм Миңнеханов Казан вертолетлар заводын модернизацияләү буенча холдинг эшен югары бәяләде. Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, кичә импортны алыштыру кысаларынңа ВК-650В Россия двигателе куелган «Ансат» вертолетының беренче очышны булуын искә төшерде. "Бу ил өчен әһәмиятле вакыйга. Завод хезмәткәрләрен һәм двигатель төзүчеләрне котлыйбыз", - диде республика Рәисе. 

Киңәшмәгә йомгак ясап, Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, сәнәгатьне роботлаштыруны үстерү - икътисадның конкурентлык сәләтен арттыруның мөһим юнәлеше. "Иң мөһиме - республикада робот җитештерүчеләр дә, тиешле белгечләр дә бар. Безгә кадрлар әзерләү һәм яңадан әзерләү өлкәсендә бик җитди эшләргә кирәк. Сентябрьдә бездә зур чара - Kazan Digital Week. Бу теманы әлеге форум кысаларында да җентекләп эшләргә кирәк", - диде ул. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстанда республика роботлаштыру стратегиясен кабул итү планлаштырыла: "Бу стратегияне безнең сәнәгатьчеләр белән бергә эшләргә кирәк. Елга ике мәртәбә бу эшкә йомгак ясаячакбыз. Бу безнең өстенлекле бурыч". 

Татарстан Рәисе ассызыклаганча, роботлаштыру перспективалары икътисадның барлык тармакларын диярлек колачлый, җитештерүчәнлекне арттырырга ярдәм итә һәм технологик лидерлыкны тәэмин итә. "Барысы да бу эшкә актив кушылырга тиеш", - диде Рөстәм Миңнеханов.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев