Яңалыклар

16.07.2024

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасы эшлекле даирәләре вәкилләре белән очрашты. Очрашу Истанбулда Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиллегендә узды.

Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасында эш сәфәрендә.  

13.07.2024

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион киңәшмәдә Татарстан республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов берничә йөкләмә бирде. Чара республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.

13.07.2024

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов Татарстан Республикасында чәчүлекләрнең торышы, урып-җыю комплексының әзерлеге һәм терлек азыгы әзерләү эшләре турында хәбәр итте.

Чара ТР Хөкүмәте Йортында республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Шулай ук ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин да катнашты.

13.07.2024

Татарстан Республикасында социаль-мәдәни өлкә объектларын капиталь ремонтлауның барлык программалары, шулай ук күп фатирлы йортларны ремонтлау программасы актив фазада. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә сөйләделәр. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин да катнашты.

Чара республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.

12.07.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Энергетика министры Сергей Цивилев Әлмәттә Яшь геологларның X республика ачык кыр олимпиадасын ачу тантанасында катнаштылар. Чара «Солнечный» балалар лагеренда узды.

12.07.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Энергетика министры Сергей Цивилев Әлмәткә эш сәфәре кысаларында Таһиров исемендәге 1 нче яңартылган лицейда булдылар, лицей 1 мең урынга исәпләнгән.

12.07.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Энергетика министры Сергей Цивилев Әлмәттә V Халыкара нефть-газ яшьләр форумында катнашучылар белән аралаштылар.

12.07.2024

Татарстан Республикасы Нефть саммитының пленар дискуссиясендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Энергетика министры Сергей Цивилев катнашты. Дискуссия Россиянең ягулык-энергетика комплексын 2050 елга кадәр үстерү темасына багышланды.

12.07.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Энергетика министры Сергей Цивилев Әлмәттә Татарстан Республикасы Нефть саммиты мәйданчыгында эковолонтерлар һәм яшь экологлар олимпиадасында җиңүчеләр белән очраштылар.

12.07.2024

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Энергетика министры Сергей Цивилев Әлмәттә эш сәфәрендә. Визит кысаларында алар Татарстан Республикасының Нефть саммитында катнашачаклар.

Битләр: << 41 ( 42 ) 43 44 45 46 47 48 49 50 >>